Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские школьники прошли квест и изучили устройство автомобиля во время дня открытых дверей будущих профессий. Төмән югары сыйныфлар укучылары урта һөнәри белем учреждениеләрендә ачык ишекләр көне кысасында мәктәпләр, колледжлар, техникумнар укучыларын кызыксындыру өчен алар буенча укулар алып барган белгечлекләрне тәкъдим генә итмәделәр, яшьләр өчен квестлар, викториналар үткәрделәр. Мәсәлән, транспорт технологиясе һәм сервисы Төмән колледжында укучылар “Кешеләр Х – һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дигән квестта катнаштылар. Нинди шартларда колледжларга укырга керергә мөмкинлек барлыгы турында белделәр.

* * *

Более 7 тысяч тюменцев поддержали “Лыжню России”. Төмәндә иң зур массалы чаңгы чабышы узды. Төньяк Урал арты дәүләт аграр университеты стадионында җиде меңгә якын спортның кышкы төрен яратучылар җыелдылар. Катнашучылар бер чакрым юл уздылар. Икенче көнне җыенның икенче ноктасы “Жемчужина Сибири” комплексы булды.

* * *

Врачи ОКБ №-2 освоили нейровизуализацию для спасения пациентов от инсульта в Тюмени. Инсультны ачыклау өчен белгечләр перфузион компьютор томография ысулын өйрәнделәр. А.И.Евдокимов исемендәге клиник Мәскәү дәүләт медик-стоматологик университеты табиблары җитәкчелегендә Төмән табиблары пациентларның баш мие кан йөреше бозылуын дәвалау һәм диагноз кую өчен заманча ысулларны үзләштерделәр. Перфузион компьютер томографиясе табибларга муен артериясе кан йөрешен тикшерергә мөмкинлек бирә. Яңа җиһазлар ишемик инсультны тиз арада ачыклап гомерне генә коткармый, пациентлар өчен төрле ялкынсынуларны да кисәтә.

* * *

Падение помешало в борьбе за медаль: тюменский лыжник финишировал четвертым на Олимпиаде - 2018. Чаңгычы Денис Спицов Пхенчханда Олимпия уеннарында Төмән өлкәсен тәкъдим итте, 30 чакрымга скиатлонда дүртенче урынны алды. Дистанциянең башында егылды.

* * *

Тюменский АПК прирастет еще одним крупным животноводческим комплексом. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев һәм “Руском” оешмасы директоры Т.Латария планлы инвестиция күләмле 7 млрд сум тирәсен тәшкил иткән, елына 40 000 тонна куәтле бройлерларны үстерү һәм эшкәртү буенча тулы цикллы инвестиция проектын реальләштерү буенча килешүгә кул куйдылар. Җитештерү бүлекчәләре Голышманово, Омутинка, Юрга районнарында урнашачаклар.

* * *

Джона Дира сменяют отечественные комбайны. Импортны алмаштыру безнең илнең машина төзүчеләренә җитештерү техникасы сыйфатын күтәрергә мөмкәнлек бирә. Моның турында өлкә губернаторы РФ Дәүләт советы президиумында әйтте. Регион башлыгы агропромышленность комплексында хезмәт итүчеләрнең Ростов-на-Донуда җитештерелгән комбайннарны мактаулары турында әйтте. “Россия техникасына кызыксыну аның бәясе белән генә түгел, авыл хуҗалыгы машиналарының тагын да камилләшүләренә бәйле”, - диде В.Якушев.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума