tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Урал төбәге татарлары Екатеринбургта җыелды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-916 февраль көнне Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округы (УРФО) иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм татар хәрәкәтендә актив катнашучылар өчен җыен үтте. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессы Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев та катнашты һәм “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын тәкъдим итте. Стратегия турында сөйләшүләр Татарстанда күптән бара инде, районнарда да очрашулар уздырылды. Шул барлык киңәш-тәкъдимнәр белән эскиз тулыландырыла һәм аның белән Россия төбәкләрендә иң беренче УРФО татарларын таныштырырга булалар. Бу җыенга өлкәбездән 40ка якын кеше барды. Алар арасында Төмән дәүләт университеты профессоры, Тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина, өлкәдә себер татарлары стратегиясе эшләнмәсе җитәкчесе Динар Абукин, район татар милли-мәдәни автономияләре рәисләре, журналистлар, татар хәрәкәтендә тырышлык күрсәтүчеләр бар иде.

Ул көнне В.Шәйхразиев Свердловск өлкәсе активистлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән аралашты. Аларның фикерләрен сорады. Халык үз проблемасы турында сөйләшергә сусап калган диярсең. Трибунага чыгарга чират җыелды. Төмәнлеләр бик актив булдылар. Тубылдан Роза апа Яхина, Динар Абукин, Данияр Әхмәтов һәм башка һәркемнең дә фикеренә Васил Гаптелгаяз улы аңлатма биреп барды, стратегия проектын әзерләүдә һәркайсы искә алыначак, диде. Анда татар телен мәҗбүри укытуны таләп итү дә, туган телне иң беренче һәркайсыбыз гаиләсендә өйрәнергә тиеш булуы, Тубылдагы себер-татар мәдәният үзәгенең “Синтез” мәдәният сараена кушарга кирәкмәгәнлеге, стратегиядәге планнарның 80 проценты экономик мәсьәләләр белән бәйлелеге, милли аш-суларыбызга игътибар, тарихыбызны чагылдырган сыйфатлы музейлар азлыгы һәм башкалар турында сүз барды. Чыгышларның барсына да нәтиҗә итеп В.Шәйхразиев татар халкы яшәешенә битараф булмаучыларга рәхмәтен белдерде: “Милләтебезне саклап калу өчен туганбыз. Һәркайсыбыз бала-оныкларыбызны милләтнең киләчәген дәвам итәрлек итеп тәрбияләргә тиеш. Элек оныкларын авылда әбиләр татар теленә өйрәткәннәр, ә хәзер оныклар әбиләрне русчага өйрәтәләр. Әгәр без үзебезне “мескен” дисәк, шулай булып калачакбыз, “бөек” дисәк – шулай булыр да. Җитәкчеләребез, депутатлар, эшмәкәрләр арасында татарларыбыз бармы? Ярдәм итәләрме алар милләттәшләренә? Безнең активлар, безнең яшьләребез кая? Менә шулай күп әйбер бездән чыга. Бик җайлы гына көтеп утырабыз: дәүләт бирсә, без барыр идек инде. Без горур, тырыш халык. Әби-бабайларыбыз диннән ваз кичмәс өчен салкын базга төшеп дога укыганнар. Барсын да үзебездән башларга кирәк. Гаиләдә иртәдән кичкә кадәр татар телендә сөйләшкән кешеләр күпме монда? Санарга кул бармаклары да җитә. Монда дәүләт нишләргә тиеш. Сезнең русча сөйләшкәнне ишетеп, дәүләт хезмәткәре килә дә – протокол төзи, шулай итәргәме?

Менә монда җитәкчеләр җыелган. Ә без “анысын бирегез, монысын бирегез” дип сораудан узмыйбыз. Җитәкче буларак, 10, 20 ел буе сез кая идегез, нишләп бу мәсьәләләрне хәл итмәдегез?” - дип битәрләп тә алды.

Аннары төшке аштан соң, Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты йортының Зур концерт залына юнәлдек. Анда 1200 кешелек залга Свердловск өлкәсеннән генә 1000ләп кеше җыелган иде. Башта өлкә тормышы турында видеофильм карадык, өлкә һәм Татарстан районнары дуслык турында килешү төзеделәр. Васил Шәйхразиев “Татар халкының үсеш стратегиясе” турында сөйләде, яңартылган варианты белән таныштырды. Сәхнәдәге экраннан “Кем мин, татар булмагач”, “Без – татар дөньясы” шигарьләре билгелисе юлыбызның мәгънәсен ачып салалар. Стратегиядә күрсәтеләчәк киләчәккә юлыбыз 2050 елга кадәр үсешне күзалларга мөмкинлек бирә. Булганга таянып бергә хәрәкәт итеп милли асылны саклаганда глобализация чорындагы йотылудан куркырга кирәк түгел. Монда милли мохит (мәгариф, мәдәният, мәгълүмати тирәлек, гореф-гадәтләр), Ватанга һәм милләткә хезмәт иткән гыйлем һәм башка шартлар ярдәмгә киләләр. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкалендәге шикелле булдыра торган халык без, диде В.Шәйхразиев. “Һәркем горурланып: “Мин – татар!” дип әйтерлек булсын”. Тәнәфестә яшьләр белән аерым сөйләшү алып барылды.

Җыенны Татарстанның халык һәм атказанган артистлары чыгышы дәвам итте. Акыл, аң туплау белән бергә, татарыбызның көй-моңнарын тыңлап, ял да итеп алды тамашачы.

7-10Икенче көнне интернет челтәрләрендә катнашучыларның фикерләре дә күренә башлады.

– Татар халкы стратегиясе турында тулырак мәгълүматлар тупладым. В.Шәйхразиевның чыгышын рәхәтләнеп тыңладым. Аның һәр фикерен хуплыйм, бигрәк тә, “соңгы елларда кая идегез соң сез татар хәрәкәте җитәкчеләре”, дигән өлеше ошады. Үзем дә кыскача гына эшләребез, планнарыбыз белән таныштыра алуыма шатмын. Конгресс вәкилләре белән сөйләшүләр булды. Казанда да очрашырга планнар кордык. Кыскасы, минем өчен себер татарлары стратегиясенең гомумтатар стратегиясенә җайлап кына керә баруы мөһим, - диде Динар Абукин.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836