Февраль 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең сәләтле балалары “Таң йолдызы” төрки телле балалар иҗаты һәм IX нчы “Халык сәнгате” бәйгеләрендә катнашу теләге белдереп үткән шимбә көнне шәһәр татар мәдәният бүлегенә җыелдылар. Аларның осталыкларына 3 төрле жюри бәя бирде. Чөнки балаларның чыгышларын шәһәр күләмендә генә бәяләү каралмыйча, “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” гала-концертында һәм “Фольклор” өлкә фестивалендә катнашырга лаек кандидатларны сайлау максаты куелган иде. Сәнгать осталары 6 номинация – нәфис сүз остасы, декоратив кулланма сәнгате, җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау, фольклор буенча ярыштылар. Бәйге 3 сәгатькә якын барды, җыр, музыка, бию тавышларыннан үзәк гөрләп торды. Шунысы сөенечле, күп балалар сөйләм телләрен чарлап, туган телдә шигырьләр ятлаганнар һәм тырыша-тырыша тамашачыларга җиткерделәр.
Жюри әгъзаларына 52 номер карап, арадан иң шәпләрен сайлап аласы чын-чынлап авыр булды, чөнки шәһәр балаларын махсус белемле остазлар өйрәтәләр. Аннары “Халык сәнгате” бәйгесе башланды. Аларның чыгышларын да тамашачылар ярыш дип түел, матур концерт итеп кабул иттеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.