Материалы

Төмәнлеләр төбәкара олимпиадада

последние и лучшие новости искусства в мире

7-18-11нче сыйныф укучылары арасында үтүче төбәкара олимпиада татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны барлау, аларны таныту, үстерү, татар телен чит төбәкләрдә саклау максатыннан менә 3 нче ел инде Казанда оештырыла. Өлкәбез туган тел сөючеләре дә бу чарада бик теләп катнаша. Монда да татар теле һәм әдәбияты буенча сынаулар икенче ел инде аерым үтә. Әлбәттә, җиңүчеләр саны да бермә-бер арта. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты төп белгече Ольга Федоровна Гроо һәм Төмән дәүләт университеты профессоры, өлкәдәге туган тел буенча олимпиаданы оештыручы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина тырышлыгы белән быел Казанга өлкә һәм Төмән районы укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре Халидә Кирамова белән Гүзәлия Муллачанова, 15 укучы бардылар. Алар арасында 8 класс укучылары да бар иде.

Өлкәбез данын яклаучылар: Резидә Кирамова, Диана Бикмуллина, Зөлфия Хамраева (укытучылары - Халидә Кирамова, Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), Риана Барсукова (укытучысы - Гөлшат Турышева, Тубыл районы, Вәчир мәктәбе), Эльза Абушахмина, Рөстәм Төхвәтуллин (укытучылары - Асия Зимагулова, Вагай районы, Казанлы мәктәбе), Наилә Кәримова (укытучысы - Рузилә Исмәгыйлова, Төмән районы, Индрәй мәктәбе), Адилә Баязитова, Рузанна Фастуллина, Ләйсән Айдбаева (укытучылары - Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Эльвина Фәтхуллина (укытучысы – Гүзәл Гайсина, Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Нурзилә Вәлиуллина (укытучысы - Алсу Исмәгыйлова, Ялутор районы, Аслана мәктәбе), Розалинә Назырова (укытучысы – Венера Мингазова, Ялутор районы, Исәт мәктәбе), Ойша Хисаметдинова (укытучысы – Фәгыйлә Зарипова, Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе), Алинә Мусина (укытучысы – Банисә Ниязова, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе).

27 – 29 январь көннәрендә 22 төбәктән килгән 141 укучы татар теле һәм татар әдәбиятыннан, иҗади бәйгеләрдә көч сынаштылар. Соңгы көнне халыклар дуслыгы йортында узган бүләкләү тантанасында өлкәбезнең барлык командасы да диплом алуга иреште. Ә иң горурланырлыгы – Төмән районының Шыкча урта мәктәбе 11 класс укучысы Ләйсән Айдбаеваның татар әдәбиятыннан җиңү яулавы иде. 8 кешегә генә бирелгән “Җиңүче” дипломының берсе өлкәбезгә кайтуы чиксез зур шатлык.

Елдагыча, кунакларны Казан сагынып каршы ала. Алар өчен төрле кызыклы чаралар әзерлиләр. Һәркем өчен иң ошаганы – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрына спектакль карарга барудыр. Башка көннәрдә татар җырчысы, мөгаллим, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев сәхнә осталыгы буенча мастер-класс, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә, татар журналлары һәм газеталары журналистлары белән очрашулар оештырыла. Ә инде ямьле, төсле, матур утларга бай Казан урамнары сокланмаслыкмени соң!?

Укучылар олимпиада турында үз фикерләрен белдерделәр. Нурзилә Вәлиуллина: “Быел биремнәр бигрәк тә кызыклы иде. Күп сораулар исемдә калды, әмма ике кыз җөмләнең дөреслегендә бәхәсләшкән бирем күбрәк ошады, берсен яклап дөресен күрсәтергә кирәк иде. Иҗади бәйгедә Гөлшат Зәйнашеваның «Сөембикә» шигырен сөйләдем”, - диде.

Рөстәм Төхвәтуллин: “Сорауларны җиңел дип әйтмәс идем, - диде. – Тик мин барысына да җавап таптым шикелле. Татар теленнән беренче өлештә фразеологизмнарны рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә кирәк иде. Алардан «чёрт знает», «была не была» истә калган. Мин күп фразеологизмнар өйрәндем, шуңа да бер дә кыенсынмадым. Аннары тест өлешендәге 10 сорауны чиштем. Тагын да мәкальләрне дәвам итәргә кирәк иде. Ә инде «Сезгә ни өчен шундый исем кушканнар?» темасына сочинениены кызыксынып, рәхәтләнеп яздым.

Төбәкара олимпиада кызыклы, эчтәлекле биремнәре белән бик ошады, ә Казан шәһәре искиткеч иде. Онытылмаслык хисләр кичердем. Минем анда тагын барасым килә».

Эльза Абушахмина сочинение язуны, тест биремнәрен ошаткан. Күп сорауларга җавап тапкан.  

Ә Рузанна Фастуллина олимпиадага ныклап әзерләнгән, биремнәр авыр булыр дип курыккан.

- Чынлап та, унынчы классларның эшләре кыен булды. Әдәбияттан урта классларда үткән әсәрләрдән сораулар куйганнар, ә мин югары класслардагы кыенрак әсәрләрне ныграк өйрәнгән идем. Татар милли киемнәре турында сочинение, темасы миңа таныш булганга, җиңел бирелде. Кайбер укучылар кыенсындылар.

Өлкә турында әдәбияттан күбрәк балл тупласам, Казанда татар теленнән диплом алуга ирештем.

Татарстан Республикасы һәр ел саен катнашучыларны матур итеп каршы ала, театрга бару олимпиаданың традициясе инде. Театр аша туган телгә мәхәббәт уяна. Казан матур итеп бизәлгән, шуның өчен аннан кайтасы да килми. Инде апрель аенда халыкара олимпиадага барабыз, - диде ул.

Туган якларына шатланып кайткан укучыларны өлкә мәгариф һәм фән департаменты сайтында тәбрикләп тә яздылар. Анда Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһановның өлкә мәгариф һәм фән департаменты исеменә Төмән өлкәсе командасының югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтүе, барлык чараларда актив катнашуы, шулай ук этномәдәни белем бирүне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерүе турында хат юллавы хәбәр ителә.

Балалар белән эшләүне зур бәхет итеп тойган, уңай нәтиҗәләрдән көч алган, халкыбыз киләчәген саклауда турыдан-туры өлеш керткән укытучылар, алардан үрнәк алып татар теле, әдәбиятын горурланып өйрәнгән укучылар хезмәте мәңге онытылмас, эзсез калмас. Рәхмәт сезгә, милләт сакчылары!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума