Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские животноводы наращивают объемы производства продукции. Статистика мәгълүматлары буенча 2018 елда аннан алдагы чор белән чагыштырганда тере авырлыкта ит җитештерү арткан. Абсолют саннарда 160 мең тоннадан күбрәк. Ел нәтиҗәсе буенча сөт җитештерүнең үсүе 3,9 % тәшкил итә. Агрооешмалар эшкәртүчеләргә 540 мең тонна сөт чималы әзерләгәннәр. Кошчылык фабрикалары да сынатмадылар. Төмән өлкәсе һәм күрше регионнарга бер ярым миллиардтан артык йомырка озаттылар. Урал федераль округында Төмән өлкәсе терлекчеләре лидерлыкка чыктылар.

* * *

Площадь засевов в Тюменской области увеличится на 7,5 тысяч гектаров. Авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләр яз алдарак килер, кар тигез эрер, аннары сезон эшләрен план буенча үтәп, кирәк вакытта кырга чыгып булыр дип өметләнәләр. “Быел дизель ягулыкның бәясе артты, бу финанс яктан авырлык китерә. Аграрииларга ташламалы кредит алу өчен гариза язарга кирәк. Бу максат өчен Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы 25 банк белән килешкән. 1дән алып 5%кача язгы кыр кампаниясен уздыру өчен ташламалы аз вакытлы кредит алырга була”, – дип сөйләде губернатор урынбасары В.Чейметов. 1 апрельгәчә игенчеләргә 4 мең 129 трактор, 3 мең 117 чәчкеч, 1 мең 170 культиватор әзерләп кую көтелә. 2019 елда 25 меңнән артык тонна минерал ашлама кулланачаклар. Бүгенге көндә механизаторлар аны сатып алу белән мәшгуль. Келәтләрдә 20 мең тоннадан артык бар.

* * *

Лучшим племенным конным заводом России 2018 года признан ишимский “Орловский фаворит”. Бу завод Ишим районы, Гагарино авылында урнашкан. Орлов юртаклары бөтен Россия буенча дан тота. 2018 елда завод атлары Россия ипподромнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, аеруча Урал һәм Себер йөгерү юлларында. Абакан, Барнаул, Новосибирск, Омск, Төмән ипподромнарында 12 региональ рекорд куйдылар.

* * *

О лекарствах знают все. Төмән медицина университетының булачак провизорлар командасы Бөтенроссия студентлар фармацевтика олимпиадасында җиңүче булдылар. Иң яхшы фармацевт исеме өчен Россия һәм Белоруссиянең 32 медицина һәм фармацевт югары уку йортларыннан 160 студент көрәште. Төмән командасын фармацевтика факультетының бишенче курс студентлары тәшкил итте.

* * *

Чтоб скатертью дорога. Быел региональ юлларны ремонтлау өчен 2018 елгыга караганда казнадан акча күбрәк бирелде. 2018 елда Төмән өлкәсеннән узучы 600 чакрым юлга ремонт ясалды. 2017 елда 400 чакрым тирәсе ремонтланган. Быел 800 чакрым юлны норматив хәлгә китерү көтелә. Төмән регионында автомобиль трассаның озынлыгы 19,5 мең чакрым.

* * *

В Тюмени модернизируют системы очистки воды. Концессион килешү кысасында төмәнлеләрне чиста су белән тәэмин итүче су чистарту станцияләрен үзгәртеп корачаклар. 2018 елда Метелево су чистарту станциясендә яңа автоматлаштырылган реагентларны дозалау системасы эшли башлады. Ул реаль вакыт режимында су чистартуны контрольгә куя һәм эффектлы идарә итә. 2019 елда Төмән су каналы белгечләре сыек хлор куллануны кире какмакчы булалар. Мондый проект Велижан зарарсызландыру су чистарту корылмаларында уңышлы гамәлгә ашырылды. Монда хлорлы суны гади тоздан алучы зарарсызландыручы яңа станция төзелде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума