Табиблар саз артындагы авылга килеп җиттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

7-215 нче өлкә хастаханәсе табиблары, кышкы 40 километр юлны үтеп, Кыскыркүл авылына барып җиткәннәр. Аның халкы – 143 кеше, шул исәптә кечкенә балалар да. Әле күптән түгел генә ике йөзгә якын кеше яшәгән: яшьләр кими. Ата-аналары янына кайтып кына киләләр.

Авылда яшәүчеләр гадәти тормыш алып баруларын дәвам итәләр: яздан он, шикәр, ярмалар туплыйлар. Дару турында да алдан кайгырталар: җәен бу районда кирәкле медицина ярдәме хастаханә һәм санитария авиациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә региональ сәламәтлек саклау департаментының матбугат хезмәте.

«Кышкы юлның ышанычлы вакытында елга бер тапкыр Кыскыркүл авылына 13 белгечтән торган комплекслы табиблар бригадасы килә, алар арасында педиатр һәм терапевт, теш, күз табиблары, эндокринолог, психиатр һ.б. бар, – дип сөйли 15 нче өлкә хастаханәсенең зурлар поликлиникасы мөдире Екатерина Клинкова. - Алар барлык теләүчеләрне кабул итәләр, комплекслы карау, диагностика тикшеренүләре үткәрәләр, анализлар алалар, өлкәннәргә һәм балаларга прививкалар ясыйлар».

Бу юлы белгечләр үзләренә мөрәҗәгать иткән 35 өлкән кешене һәм 24 баланы кабул иттеләр.

“Балалар, нигездә, сәламәт һәм үзләрен яхшы хис итә, – ди участок педиатры Наталья Кольцова. – Тик берсендә генә калкансыман биз патологиясенә шик белдерелгән. Ә тагын берсендә УЗИ үт ташы чирен күрсәтте. Алар икесе дә тикшеренүгә җибәрелгән, хәзер ата-аналар аларны артык кыенлыкларсыз дәваланырга алып бара алачак”.

«Мөрәҗәгать иткән өлкәннәр арасында 80%ы - 40 яшьтән өлкәнрәкләр, - дип сөйли Екатерина Клинкова. – Аларның күбесе хроник авырулар, шул исәптә артериаль гипертония дә. Шулай да берни дә булмас иде, тик күбесе элек язылган дәвалауны артык төгәл үтәмәгәннәр икән. Аларга дәвалауга төзәтмәләр керттеләр һәм профилактик әңгәмә үткәрделәр. Даруларны вакытында кабул итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаттылар». Өлкәннәр арасында табиблар артериаль гипертонияле тагын биш, шулай ук үт ташлы чирле биш кешене ачыклаганнар, онкология авыруларына шикләнгән ике очракка һәм башка авыруларга диагноз куйганнар.

Кышкы юл ышанычлы булганда, авыл халкы Түбән Тәүдегә кадәр барып, хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзерләр.

tobolsk.ru.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума