Төмәндә “Таң йолдызы” бәйгесе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

7-1216 нчы февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә шәһәр күләмендә “Таң йолдызы” иҗади балалар һәм “Халык сәнгате” төрки телле халыклар бәйгеләре үтте. Ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә оештырылды. Шәһәребез осталарының чыгышларына ике жюри бәя бирде. Аларның берсе - 29 мартта өлкәдә узачак “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате”бәйгеләренең гала-концертында, ә икенчесе - “Фольклор” өлкә фестивалендә катнашучыларны сайладылар.

Бәйгене матур итеп татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Үзәкнең икенче катында декоратив-кулланма сәнгате номинациясендә катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылган. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән иде. “Таң йолдызы” бәйгесендә балалар нәфис сүз, җыр, бию, музыка коралларында уйнау номинацияләре буенча көч сынаштылар. Жюри әгъзаларының эшләре бик кызу булды, чөнки алар ял итмичә дүрт сәгатьтән артык 50 чыгыш карадылар. Ә инде алар иң-иңнәрен сайлаган вакытта, тамашачыларның көтү минутларын кыскартып, яшь җырчы Эрик Абдуллин үзенең матур җырларын бүләк итте. Шул арада җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар тапшырылды. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума