coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

7-3Һәр елны Тубыл район мәдәният үзәге татар мәдәнияте көннәрен январь-февраль айларында оештыра. Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре Сетово авылы клубында “Безгә килә бәйрәм” дип исемләнгән чара белән башланды. Сетовода төрле милләт вәкилләре тату, аралашып, милли бәйрәмнәрдә катнашып гомер кичерәләр. Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чарасына килүче тамашачыларны милли ризыклар белән каршы алдылар. Өлкәннәр, яшьләр, мәктәп яшьтәгеләр татар халык иҗаты, байлыгы, үзенчәлеге, матурлыгы белән таныштылар. Тамашачылар игътибарына татар халкы турында төшерелгән, Олег Боцман монтаж эшләгән видеоролик тәкъдим ителде.

Экраннан бу төбәктә гомер итүче татарларның, илебезнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, телебезне саклап, буыннан-буынга тапшырып гомер итүләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килүче тамашачыларыбыз халкыбызның яшәеше турындагы видеороликны сокланып, горурланып карадылар. Район хакимиятеннән килүче вәкилләр татар мәдәнияте көннәре белән бәйрәм тамашачыларын, кунакларны котладылар. Сетово авыл хакимияте башлыгы Олег Колобов җылы теләкләрен юллады, район хакимиятенең мәдәният, яшьләр, спорт юнәлеше бүлегенең башлыгы Анатолий Зырянов узган елга нәтиҗә ясады, татар телен, мәдәниятне саклауда гаилә мөһим урын алып торганын әйтеп узды. Бәйрәмгә килүчеләр татар мәдәниятенә, татар әдәбиятына, традицияләргә багышланган китаплар күргәзмәсе белән дә таныштылар. Тубыл район мәдәният үзәгенең танылган артистлары катнашында куелган концерт программасында барысы өчен кадерле булган татар моңы, җырлары яңгырады. Зөфәр Янгулов, Дилия Ишимцева һәм башкаларның җырлары, бию ансамбле “Ясмин”нең дәртле биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Ветераннар ансамбле “Родник”ны җылы кабул иттеләр, Сетово клубы җитәкчесе Светлана Маркованың татар телендә җырлаганын алкышлар белән каршыладылар. Татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр, тәэсирләр калдырып, матур, күңелле үтте. Быел татар мәдәнияте көннәре программасы кысаларында район мәдәният үзәге сазлыклар артында урнашкан авылларда татар мәдәнияте көннәрен оештыра. Йомгаклау чарасы, концерт һәм бәйгеләргә нәтиҗә ясау 21 нче февральдә Әремзән авылында узачак.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836