Юбилей медальләре белән бүләкләнделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

7-10Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия күләмендә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру акциясе бара. Бер караганда, бу тантаналы бәйрәм чарасы. Әмма, ничек кенә булмасын, чарада катнашучыларның йөзләрендә сагыш чагыла. Бөек Ватан сугышы китергән яралар әле дә төзәлми, һәр яз саен яңара, авыр хатирәләрне кузгата.

Бу көннәрдә Кутарбитка авыл хакимияте хезмәткәрләре Ләчек һәм Күкрәнде авылларында булып 7 тыл ветеранына медаль һәм бүләкләр тапшырдылар. Ләчек авылында алар Өметбикә Алеева, Зията Кәримова, Әсхәпҗамал Сәетова белән күрештеләр.

Авыл хакимияте башлыгы Светлана Каммерцель һәр ветеранга җылы сүзен әйтеп, күкрәгенә медаль беркетте, ә социаль сораулар буенча баш белгеч Ольга Каммерцель һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Рәхмәт һәм котлау сүзләрен авылдашларына авыл старостасы Каюм Алеев, авыл ветераннар советы рәисе Әмир Алеев, авыл мөселманнар оешмасы рәисе Нәсимә Алеева, ярдәмчесе Зөлхәйдә Алеева да җиткерделәр. 7-11Чарада мәктәп укучыларының катнашулары да сөендерде. Алар ветераннарга бүләк итеп җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннары тыл ветераннары кунаклар белән бергә утырып чәйләр эчтеләр, яшьлек елларын искә төшерделәр.

Кутарбитка авыл хакимияте вәкилләренең икенче тукталышы Күкрәнде авылы мәктәбендә булды. Биредә алар педагогик хезмәт ветераны Сания Ваһапова, Нәсифә Ташбулатова, Сәкинә Айтбакова, Рәшидә Сәетовага юбилей медальләрен һәм бүләкләр тапшырдылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума