Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Сельское предпринимательство – в центре внимания правительства Тюменской области. Регионда локаль икътисад һәм авылда уңайлы социаль мохит булдыру буенча эшне 2020 елда башларга ниятлиләр. Өлкә губернаторы Александр Моор 2020 елны авыл эшкуарлыгы елы дип игълан итте. “Авыл үссен өчен авыл хуҗалыгы бизнесыннан тыш, без муниципаль берәмлекләрдә барлык юнәлешләр буенча эшләүчеләргә басым ясыйбыз. Анда локаль икътисад булдырып, зур авыллардан һәм шәһәрләрдән аерылырга ярамый, бу – сату һәм компетенцияләр нокталары. Авыл территориаль кластерын төзергә кирәк”, - дип хәбәр итте губернатор урынбасары Андрей Пантелеев.

* * *

В Тюмени разместили баннер в поддержку граждан, эвакуированных из Уханя. “Брусника” төзелеш компаниясе Уханнан эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм итү өчен баннер урнаштырды. Анда рус һәм кытай телләрендә «Сәламәт булыгыз» дип язылган. “Төмән - безнең туган шәһәребез, без карантинга килгән барлык халыкка һәм кунакларга авырымаска, бөтен кыенлыкларны җиңүләрен телибез”, - диделәр төзелеш компаниясе вәкилләре.

* * *

Тюменские хозяйки предпочитают заказывать молочную продукцию на дом. Төмән азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте предприятиеләре онлайн-сәүдә буенча дөнья тенденцияләрен үзләштерәләр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өйгә азык-төлек китерү белән шөгыльләнүче интернет-кибетләрнең сервислары популярлаша бара. Бу – кибетләргә йөреп сарыф иткән вакытны, көчне яисә кайбер очракларда гаилә бюджетын да янда калдыра. “Золотые луга” компаниясе сөт продукциясен китерүне оештырып, кулланучылар белән хезмәттәшлекнең яңа юлларын үзләштерү өлкәсендә беренчеләрдән булып тора. Ассортиментта җитештерү бәясеннән 70 тән артык позиция, ә заказны мөмкин кадәр яңа, заводтан өйгә дә, офиска да алып киләләр. Инде 1 500 дән артык шәһәр кешесе сөт продукциясен интернет-кибет аша сатып алуны өстен күрә. 2019 елның декабрендә заказлар 5 тапкырга арткан.

* * *

Тюменские паралимпийцы стали призерами Кубка мира по лыжным гонкам и биатлону. Германиянең Финстерау шәһәрендә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча дөнья кубогының чираттагы этабы тәмамланды. Сукырлар спорты категориясендә чыгыш ясаучы Төмән спортчылары көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Россия спортчылары 26 медаль (10 алтын, 7 көмеш һәм 9 бронза) яуладылар.

* * *

Порядка 200 различных наград получили за 2019 год продукты пищевой и перерабатывающей промышленности. Регион “Төмән өлкәсенең иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре”, “Россиянең иң яхшы 100 тауары”, “Сыйфат гарантиясе” кебек төрле конкурсларда җиңүләр яулады. “Төмән өлкәсенең иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре” конкурсы нәтиҗәләре буенча 2019 елда 77 продукция үрнәге буенча 18 азык-төлек һәм эшкәртү предприятиесе лауреат исеменә лаек булды. Шул исәптән “Төмән икмәк комбинаты”, “Ишим ит комбинаты”, “Молоко” җитештерү компаниясе, “Абсолют” икмәк комбинаты”, “Квартет” кондитер фабрикасы, «Боровская кошчылык фабрикасы», “ПРОДО Төмән бройлеры” оешмалары һәм башкалар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума