#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рәссам белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

7-15 нче февральдә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә рәссам Эдуард Тушаков иҗатына багышланган “Рәссам портреты” дип исемләнгән кичә үтте.

Бирегә рәссамның иҗаты белән танышырга шәһәрнең 15 нче мәктәп укучылары, таланты алдында баш июче дуслары җыелган иде. Быел Эдуард Тушаковның күпчелек картиналарын тамашачылар экраннан карадылар: пейзаж, натюрморт, акварель.

Рәссам өчен иң кадерлеләре: “Төрек кызы”, әтисенә, әнисенә багышлап ясалган рәсемнәрне кичәгә килүчеләр якыннан карап, илһам алып фикерләре белән уртаклаштылар. Эдуард Тушаковның сәнгать дөньясына алып барган һәр картинасы мәгънәле. Рәссамның тормыш юлы, хисләре, кичерешләре, гомер юлының онытылмаслык мизгелләре, туган ягына чиксез мәхәббәте, якыннарына булган хөрмәте пумала һәм буяулар ярдәмендә тапшырылган.

Кичәдә төп герой - рәссам үзе булды. Ул тормыш юлын, укытучы булып эшләгән Омск шәһәре, педагогия институтының сәнгать-графика факультетында укыган елларын, Ташкент, Тубыл сәнгать мәктәпләрендә 30 елдан артык укучыларына, студентларга белем биргән чорны, укучыларын, студентларын җылы сүзләр белән искә алды. Автор һәр иҗат җимеше турында тукталып, йөрәге аша үткәргән мизгелләрне сөйләп хатирәләрен яңартты.

Кичәгә ямь өстәп “Себер сандугачы” бәйгесендә Гран–при бүләгенә лаек булган Хәсән Хучашев башкаруында (баянда Азат Абдуллин) җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова сүзләренә Рөстәм Мәмәтов көй язган “Ак бураннар” җыры яңгырады. Кичәне Ләйсән Ниязова матур һәм оста алып барды. Рәссамны хөрмәт итеп Галия Абайдуллина үзе иҗат иткән шигырен сөйләде, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина котлауларын юллады. Кичәдә “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова да катнаштылар.

Эдуард Тушаков мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, үзәк хезмәткәрләренә шундый җылы очрашу оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836