Себер тарихында бохарлылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә «Себердә бохарлылар» темасына узган халыкара симпозиум онлайн форматта оештырылды. Биредә Төмән дәүләт университеты, Тубыл педагогия институты, Бохара дәүләт университеты, Курган дәүләт гуманитар университеты, Россия фәннәр академиясенең Урал региональ бүлекчәсенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясеннән галимнәр катнаштылар.

Халыкара симпозиумда катнашучыларны сәламләп Бохара дәүләт университеты ректоры Обидҗон Хафиз улы Хәмидов, Төмән дәүләт университетының беренче проректоры Андрей Викторович Толстиков чыгыш ясадылар.

Симпозиумны оештыру комиссиясе рәисе, профессор Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина: ”Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалы галимнәре “XIX-XX асыр башында Тубыл һәм Төмән бохарлыларының тарихи лингвистик чыганаклары метрик язмалары” темасы буенча эшләү чорында Көнбатыш Себернең үсешенә бохарлыларның керткән өлеше турында күп мәгълүматлар белән таныштылар. Бу теманы фәнни яктан өйрәнүне дәвам итүче тарихчылар, этнографлар, археологлар, лингвистлар, динне өйрәнүче галимнәрнең фәнни чыгышларын тыңладык, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча галимнәр фикерләре белән уртаклаштылар. Бохара дәүләт университетыннан профессор Хәлим Ходҗи улы Тураевның, доцент Мәгъсүмә Ильяс кызы Ниязованың, Төмән дәүләт университетыннан профессор Александр Павлович Ярков, профессор Наталья Петровна Матвеева, Курган дәүләт университеты директоры Денис Николаевич Маслюженко, Россия фәннәр академиясенең Урал региональ бүлекчәсенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясеннән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Әбдрәшит кызы Тычинских һ.б чыгышлары яңа ачыш, мәгълүмат белән тулы, уникаль булды. “Себердә бохарлылар” темасына халыкара симпозиум университетлар арасында килешүне үтәү буенча узган беренче зур онлайн чара буларак оештырылды. Киләчәктә бу юнәлештәге фәнни эшне дәвам итәчәкбез. Себер татарларының тарихи үсешендә Урта Азиядән чыккан бохарлылар мөһим урын алып торганнар. Алар безнең якларда яшәүче татарлар арасында динне үстерүдә, авылларда мәчетләр, мәдрәсәләр ачуда зур өлеш керткәннәр. Себер татарлары һәм бохарлыларның тормышы, көнкүреше, мәдәнияте тыгыз элемтәдә булган. Бохарлылар да җирле халыклар сыман игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр һәм бүген дә дәвам итәләр. Келәмнәр, тукымалар, күн һәм зәркән эше тора бара монда да традициягә керә. Симпозиумда катнашучылар киләчәктә дә бу юнәлештә фәнни хезмәтләрен үстерергә әзер булуларын белдерделәр. Уртак тикшеренү проектларда, фәнни экспедицияләрдә, фәнни Фонд грантларында катнашулар дәүләтебезнең сәясәте максатларына да туры килә. Бу симпозиум себер тарихында өйрәнелмәгән темаларның күплеген, аларны өйрәнү мөһим булганын күрсәтте”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума