#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В феврале перепишут кускургульцев. Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп этабы 2021 елның сентябрендә узачак. Ә илнең ерак һәм үтеп керергә авыр территорияләрендә халык санын исәпкә алу 2020 елның 1 октябрендә башланды. Төмән өлкәсенең Тубыл, Уват һәм Түбән Тәүде районнарының кайбер авыллары белән даими транспорт элемтәсе юк. Исәпкә алучыларга аларга кышкы юл буенча машиналарда, шулай ук карда йөрешле машиналарда (снегоход) барып җитәргә кирәк. Түбән Тәүде районында 1 февральдән Кыскыркүлдә, Антипино авыл хакимиятендә халык санын исәпкә алу башланды. Моны нәкъ кышын эшләргә кирәк, чөнки язын бу якларга эләгеп булмаячак.

* * *

Более 260 тысяч раз выезжала скорая к тюменцам в 2020 году. 127 мең 739 очракта кичектергесез ярдәм кирәкте. Стационарга 113 мең 694 пациент китерелгән. Балаларга ашыгыч ярдәмне 60 мең 173 тапкыр чакыртканнар. Ашыгыч ярдәмнең йогышлы авырулар бригадалары температурага, пневмониягә зарланучыларга 35 мең 479 тапкыр килгәннәр һәм башкасы. Катгый санитар-эпидемиологик режим шартларында ашыгыч чакыруларга тизрәк җавап бирә башлаганнар. Поликлиникаларда кичектергесез ярдәм бригадаларының тәүлек буе эшләү режимына күчүе, штатның, шул исәптән яшь белгечләрнең артуы, автопаркны яңарту һәм бригада хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү моңа тәэсир иткән.

* * *

Высокотехнологичные операции становятся доступнее тюменцам с инсультом. 1 нче Төмән өлкә клиник хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегендә пациентларга инсульт белән көрәшергә булышалар. Узган ел клиника хирурглары тромбны бетерү буенча 17 операция үткәргән, ә агымдагы елның январенда алар инде дүртәү булган.

Соңгы шундый операцияләрнең берсе 58 яшьлек пациентка үткәрелде. Ашыгыч операция кирәклеге турында КТ-ангиография үткәч ачыкланды. Операциягә кадәр аңсыз халәтендә булган авыру хәзер терәксез йөри, амбулатор күзәтү астында.

Мондый операцияләр бөтен дөнья буенча инсульттан үлем очракларын киметә, алардан соң пациентлар тереләләр. Бүген бу ишемик инсультлы авыруларны дәвалауның иң нәтиҗәле һәм перспективалы алымнарының берсе.

* * *

В Тюменской области отменен ряд ограничительных мер, введенных для предупреждения распространения COVID-19. Төмән өлкәсе хөкүмәтенең «Югары әзерлек режимын кертү турында»гы 120-п номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелде. 18 яшьтән кечерәк булган затларга сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә өлкәннәрсез дә йөрергә рөхсәт ителә. Җәмәгать туклануы предприятиеләре, мунчалар, сауна, СПА-үзәкләр 23 сәгатьтән соң әле дә эшләми.Спорт чараларын ябык биналарда уздыру рөхсәт ителә, залда тамашачылар 50% тан да артмаска тиеш.

Төнге клублар, дискотекалар һәм бию мәйданчыклары элеккечә үк 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр ябык. Төбәктә шәһәр транспортында һәм җәмәгать урыннарында мәҗбүри маска режимы саклана.

* * *

В тюменских селах продолжаются школьные ремонты. Җәйге каникулларның кыска вакыты, биналарның тулы масштаблы ремонтын башкарырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә Төмән өлкәсендә авыл мәктәпләрендә ел әйләнәсе капиталь ремонт эшләрен оештыру системасы эшләнгән. Төзүчеләр бинаны яңарткан арада укучылар күрше авылларда укуларын дәвам итәләр. Бүген Төмән районының Индрәй мәктәбендә капиталь ремонт нәкъ шулай алып барыла.

Хәзер Индрәй авылыннан 339 укучы Боровский (башлангыч сыйныфлар) һәм Винзили мәктәпләрендә укый, анда аларны мәктәп автобуслары алып килә. Ә инде яңа уку елыннан мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге 90 бала яңартылган бинага күчәчәк.

Төмән өлкәсенең мәгариф департаменты хәбәр итүенчә, бүгенге көндә төбәкнең 15 мәктәбендә һәм җиде балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырылган.

Хәбәрләр өлкә газеталарыннан тупланды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836