Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылыбызның опекун гаиләләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Мөкминовлар

 «Гаилә елы»на багышлап шундый зур тема ачасым килә. Көнкүрешләре генә түгел, язмышлары да искиткеч бер-берсенә охшаш авылыбызның иң матур гаиләләре турында сүз барыр.

Иң беренче чиратта, күңелем кушканча, Мөкминовлар гәиләсеннән башларга булдым. Чәвид абый белән Нурия апа яшьли генә бер берсен ихлас яратып гаилә кордылар. Тормышларын хәләл эшләп тапкан акчаларына алган кашык, чынаяк, табак-савыттан башлап, үз көчләре белән йорт төзеп, мал-туар асрадылар. Бер-бер артлы матур өч бала туды, барысына да өлгереп, балаларга гына түгел, туганнарга да терәк-таяныч булып яшәделәр. Кунакчыл гаиләгә һәркемнең рәхмәте хәзер дә зур.
7-47

Мөкминовлар гаиләсе

Бер көн аларның җайлы гына барган тормышы асты өскә актарылды: бишектә яткан Радикны Нурия апа үстерер өчен үз кулына алды. Нарасыйның хәле авыр. Йөрәк өянәкле бала үз әнисенең кулында күкрәк сөте белән дә авыр үсә. Монда күкрәк сөте юк, акчасызлык... Аллаһы Тәгәлә үзе ярдәм итте, күрәсең, Нурия апа һәм Чәвид абый авыр вакытларны ничек үткәрүләрен үзләре генә беләләр. Ни булса да түзделәр, Радикның йөрәгенә операция ясатып, баһадир итеп үстерделәр. Тәрбия биреп, карап, укытып белемле кеше иттеләр, илгә-көнгә кирәкле булып үсте егет.

Радик үсүгә гаиләгә тагын бер сынау килде: карарга Халидә апаны алып кайттылар. Өлкән яшьтәге бала-чагасыз апаны берсе кыз, берсе ул урынында бөтен җылыларын биреп кадер-хөрмәттә карадылар. Фани дөньясына күчкән апаларын догада, Коръән ашларын үткәреп әҗер саваплар алып яшиләр. Балалары да үзләре шикелле рәхимле, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булып үстеләр, гаилә корып җайлы-ипле яшиләр. Чәвид абый зур йөрәкле гаилә башлыгы гына түгел, туганнарына да ярдәм итеп яши. Яраткан шөгыле - ат чабышларында катнашып, төрле бүләкләр белән бүләкләнеп Тархан авылының исемен яңгыратып эшләде һәм яшәде ул. Алар белән горурланабыз, һәрьяктан үрнәк алырлык матур гаиләләрнең беренчесе, дип мин әйтер идем аларны.

***********************************************************************************************************************************************************************************************************************************************************

Хәлитуллиннар

Яшәү көченә ышаныр өчен көненә бер шатлык кирәк безгә... Яхшы сүз, якты караш кирәк кешегә. Авылыбызда яшәүче һәр кешенең үз язмышы, үз юлы. Аның ниләр кичереп яшәгәнен без белмибез дә. Беләсебез дә килми кайвакыт... Ә минем бүген авылдашыбыз, «Чишмә» ансамбленең сандугачы Нәбирә апа Хәлитуллина турында язасым килде. Тумышы белән ул Түравылдан. 7 балалы тату гына, ипле яшәгән гаиләдә икенче бала булып үскән кыз. Әтисе Якуб бабай чын коммунист иде, эшендә аягын өздереп аяксыз калды. Әнисе Сәярә апага шул 7 баланы аякка бастырырга күпме көч куярга туры килде. 1980 елларда дөнья куеп, балаларын ятим калдырып китеп бара Сәярә апа. Аннан соң Нәбирә апаның сымрактай, акыллы һәм сабыр милициядә эшләгән Әнвәр абыйсы үлеп китә. Сыңар аяклы әтисенә кечегәләрен үстерергә ярдәм итәр өчен зирәк һәм акыллы Нәбирә апа мәктәпне бетерер-бетермәс эшкә урнаша. Күңел төшенкелегенә, кайгыга бирешмичә, эшләгән эшеннән көч алып яши бирә. Кеше арасында көлгән була, йөрәге янган чакта да күрсәтми. Бар моңын җыр белән чыгарып яши яшь кыз бала. Инде әтисе үги ана алып кайткач, ул да үз бәхетен табып Мирсат абыебызга тормышка чыга. Бер-бер артлы 7 бала дөньяга килә.

7-48

 Нәбирә апа (уртада) туганнары белән

Яшәргә дә яшәргә дә бит бәхет диңгезендә дигәндәй, илебездәге вакыйгалар аларның да гаиләләренә кагыла. Эшсезлек, акчасызлык бу гаиләне урап узмый. Ил күргәнне алар да күрә. Шул арада тагын 3 бертуган энесен ахирәт дөньясына озата Нәбирә апа. Кешенең эче сүлле, диләр. Әйе ул шулай булыр. Бар тормыш сынауларына бирешмичә, балалары өчен чия-мунчагын, гөмбәсен җыя. Урман, саз-кырларыбыз гына аның күзеннән аккан кайнар яшьләрен күрә. Әй, бик ачы ул күз яшьләре... Балаларына күрсәтмәде аларны, бердәм булырга өйрәтте, әтиләрен һәрвакыт хөрмәт иттерде, сабыр булды.Бер көнне күтәрә алмаслык бала кайгысын күрергә туры килде аңа. Сөбханаллаһ, матур Рөстәмне ничек онытырга, аның үзәкне өзеп җырлаган җырлары ананың түгел, безнең дә әле истә. Ачы сагышын таратыр өчен, яшәргә көч алырга Нәбирә апа Тархан клубы сәхнәсенә басып, җырларын башкара. Улы Руфатка күчкән көчле тавышы һәм сәләте баласын уңышларга илтә, аның җырлары тамашачысын таң калдыра. Концертларны оныклары сәхнә түренә чыгып бизәп торалар. Гаиләдә хәзер мул тормыш, үзара хөрмәт урнашкан. Бар авыр көннәр артта калды, шулай булсын, бәхетле булыгыз, дип әйтәсем килә. 7 баланы көч-хәл белән үстергән ананың «Хезмәт ветераны» исемен йөртергә хакы бар, дип уйлыйм. Булсын иде апага да шул исем!

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836