Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Без, Ялутор шәһәрендә урнашкан милләтләр мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре, һәр ел саен «Блокада икмәге» акциясен театральләштерелгән чаралар аша үткәреп торабыз.
22 январьдан 24 январьга кадәр үзәгебездә һәм дә мәктәпләргә чыгып, балаларга һәрбер сыйныфта туган якны өйрәнү дәресләрендә Ленинград шәһәрен 900 көн дәверендә дошманнар чолгап алуын, элемтә булып Ладога күле аша боздан «Тормыш юлы» дигән юл булуын, Ленинград халкына тәүлек буена 125 грамм кара онга үләннәр кушылып пешерелгән икмәк кисәге генә бирелүен сөйлибез. Суыкта, сусыз (Нева елгасының суы гына) авыр тормышны җиңеп чыкканнар бик аз кала, ятим калган балаларны «Тормыш юлы» аша илебезнең себер җирләренә озаталар. Ялутор җирлегендә дә балалар йорты оештырыла (Заводопетровскоеда, Петелинода, белгәнемчә).
Туган якны өйрәнү дәресләрендә мәктәп укучыларына «Икмәк карточкасы» дип язылган карточкалар таратыла. Ә чараның азагында балалар карточкаларын 125 грамм икмәккә алыштыралар, кайберләре ашап та куялар, ә кайберләре учларына кысып, «Мин аны кичен, әти-әнием белән бүлеп, өйдә ашармын», - дип кесәләренә салалар. Ә инде бу дәрестә аларга блокададагы шикелле киенгән безләр белән фоторәсемгә төшү кызыклы булды.
Безнең күзәтүләребезчә, балаларның икмәккә карашы яхшы якка үзгәрә. Ә инде менә өченче ел без блокадалы Лениградка багышлап «Рейс-1944» дип аталган театральләштерелгән чара белән шәһәр автобусларына чыктык. Быел 1А,3, 5, 6 маршрутларында бары сигез мәртәбә чыгыш ясадык. Пассажирларыбызның һәрберсенә солдатыбыз «Икмәк карточкасы» тапшыра, пассажирлар чыкканда карточкаларны бер телем икмәккә алыштыралар.
Безнең рейста утырганнар, чыгуларын калдырып, блокаданың беренче көненнән алып елап, җырлап, рәхмәтләр әйтеп, блокададан азат ителдек дигән тирән мәгънәле сүзләргәчә бергә булалар. Ә аннан үзләре дә төшеп бииләр. Яшьләр дә, картлар да үзләренең эчке кичерешләре белән бер теләктә: сугыш кына булмасын иде, һәрбер гаилә сау-сәламәт улларын, оныкларын кочаклап каршыласыннар иде.
26 январьда шәһәр мәдәният сараенда, шыгрым тулы тамашачылар алдында «Синең белән мин Ленинградтан сөйләшәм» дигән театральләштерелгән йомгаклау кичәсе үтте.
Бу чараның эчтәлеге каян килеп чыкты? Безнең милләтләр мәдәният үзәгендә эшләүче режиссерыбыз Олеся Фирсова, Ленинград тарихын актарып, чара өчен материаллар эзләп утырганында, Заводопетровское авылындагы балалар йортына Ленинградтан җибәрелгән Юра Бойченко исемле малайның язмыш юлына очрый. Ленинградта калган әнисенә язган хатлары, аннан Юрий Васильевич Бойченко Ленинградта конструкторлар бүлегендә эшләве, анда Варвара Михайловна белән өйләнешеп кызлары Любаның тууы, 1993 елда Юрий Васильевичның Заводопетровскоеда үзенең бергә булган иптәшләрен эзләве, балалар йортына кереп (элекке мәктәп, хәзер инде юк), ике Заводопетровское кызлары, бер яшьтәгеләре белән очрашулары язылган булып чыкты. 1997 елда вафат. Олеся «Вконтакте» төркеменә кереп, Любовь Юрьевнаны таба, могҗиза бит бу! Һәм дә Любовь Юрьевна менә шушы көннәрдә Ялуторда булырга теләген белдерде. Без аны каршы алдык. Ул балалар йортына барды, Заводопетровское халкына үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Әтисе очрашкан кызлар белән дә очрашты.
Сәхнәләштерелгән күренештән соң, сәхнәгә Юрий Васильевичның Санкт-Петербургтан килгән кызы Любовь Юрьевна күтәрелде, аның янында - кызы Алеся. Любовь Юрьевна күз яшьләрен сөртә-сөртә оештыручыларга, безгә, артистларга, аеруча Олеся Фирсовага зур рәхмәтләрен әйтте.
Зөһрә КОЖЕВНИКОВА,
«Сандугач» ансамбле җитәкчесе.
Ялутор шәһәре.