Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2022 елның июнь аеннан Төмән өлкәсе Россия хезмәт министрлыгының беренче тапкыр инвалидлык алган балалар өчен пилот проектны реальләштерүдә катнаша. Пилот проект кысасында реабилитациянең максаты – беренче тапкыр инвалидлык алган балада үз яшенә туры китереп көнкүреш һәм җәмгыять эшчәнлегенә сәләтен торгызу һәм формалаштыру. Шул ук вакытта электрон сертификатны кулланып, комплекслы реабилитация һәм абилитация буенча хезмәт күрсәтүне булдыру механизмы эшләнә. Шушы чорда регионда 1,2 мең бала реабилитацияне уңышлы узды, 98% ата-ана реабилитацион чараларның эффектлыгын билгеләде. Проектта катнашучылар арасында Дарина һәм аның әнисе Мария Мортазина да бар.
Алар былтыр реабилитацияне «Родник» өлкә үзәгендә үттеләр. Үзәктә дәваланган вакытта Дарина нык үзгәрде. Бөтен әйберне үзе эшли башлады: режим буенча тешен чистартты, көнкүрештә әнисенә булышты. Башка сабыйлар белән дә танышты, дуслашты, аралашуга тартыла башлады. Сүзлек запасы артты, укулардан күпне исендә калдырды һәм аларны үзлектән тормышта куллана башлады. «Родник»та цифрлы чистарту (детокс) вакытында кыз телефоннан баш тартты. Әнисе Мария үзәк белгечләренә зур рәхмәтен белдерә.
Интернеттан.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).