Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт сиңа, докторыбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Яркәү районы, Кәеш башлангыч мәктәбендә озак еллар балаларга белем бирүче Зифанур Әбүталипова безгә мөрәҗәгать итеп, авыл фельдшеры Исхак Айткуловка газета аша рәхмәт белдерүебезне сорады. Ул: «Бар күңелебездән үзебезнең олы йөрәкле, табиб этикасына тугры, башкарган һөнәренең чын остасы булган докторыбызга ярдәмчеллеге, авылдашларыбызны сыйфатлы дәвалавы, һәркемгә игътибарлы, мәрхәмәтле булганы өчен рәхмәтлебез. Шәхсән рәхмәтемне улыма вакытлы һәм дөрес медицина ярдәме күрсәткән өчен белдерәм. Аның үзенә, гаиләсенә саулык-сәламәтлек, парлы, имин тормыш, озын гомер телим», - диде. Аның сүзләрен Юлия Муллабакиева да исбатлап: «Кәеш - сазъяк арты авыллары рәтендә, безгә кышкы юл гына бар. Исхак абый безнең өчен фәрештә кебек, һәркемнең сәламәтлеге, иминлеге аның кулында. Кайчан һәм нинди сорау белән барсаң да, ул һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Аның дару, уколлары гына түгел, хәтта әйткән сүзләре, җылы куллары, киңәшләре дә дәвалый», - дип өстәде.

Билгеле булганча, 2020 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Кәеш авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты эшли башлады. Авылдашларына беренче медицина ярдәмен 30 елдан артык медицина стажы булган фельдшер Исхак Айткулов күрсәтә.

7-4

Озак еллар аның эш урыны заманча медицина таләпләренә җавап бирмәгән кечкенә иске бинада булды.

7-41

7-42

Хәзерге көндә ул зур, җайлы, җылы бинада авыруларны ике тапкыр күбрәк кабул итә. Исхак Айткулов әйтүенчә, авылдашлары район үзәгенә бармыйча, беренче диагностиканы үзләрендә узалар, уңайлы шартларда төрле дәвалау процедуралары кабул итәләр. ФАП эчендә халыкка беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган - канализация, кайнар һәм салкын су, җылылык кертелгән, кирәкле җиһазлар - ЭКГ аппараты, дефибрилятор, кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәүче экспресс-анализаторлар һәм башка кирәкле приборлар булдырылган. Фельдшер кабул итү, күзәтү, процедура-прививка кабинетлары, санитар бүлмә, пациентларның көтү, чишенү һәм персоналның ял итү зонасы урнашкан. Пунктка керү урынында аз хәрәкәтләнүче пациентлар өчен электр күтәргеч урнаштырылган. Кыскасы, эшләр өчен бөтен шартлар бар. Авылдашларына теләкләрен белдереп Исхак Мисфак улы: «Эшемне күрә белгән, аңлый, бәяли белгән өчен якташларыма зур рәхмәт. Минем өчен иң кыйммәте – һәркемнең сәламәт булуы. Шуның өчен һәркемгә үзен карап, төрле авырулардан сакланып йөрергә киңәш итәр идем», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836