Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Газиз Ваhап улы Әхмәтов 1924 нче елның 22 нче февралендә ул вакыттагы Урал өлкәсе Тубыл округы hәм районының Ләчек авылында укытучы гаиләсендә туа.
Җиде яшеннән Күкрәнде җидееллык мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә аны әтисе Ваhап Туктабай улы Әхмәтов укыта hәм директор вазыйфасын үти.
1933 нче елда Күкрәнде мәктәбендә бишенче сыйныф ачыла hәм шул елда авылга белемле укытучылар килә башлый. Беренчеләрдән Газиз абый Сәйфетдинов (Киндерледән), аның хатыны Хәерниса апа (Ямбайдан) киләләр. 1935-36 нчы уку елы башында мәктәптә бик тирән белемле математик Мөнип абый Бурундуков hәм хатыны Фатыйма апа (Сатылган авылыннан) эшли башлыйлар. Шул ук елны Зиннур абый Бекшенев, хатыны Зафирә апа мәктәптә урнашалар.
1936 нчы елны Күкрәнде мәктәбенә укытырга Якуб абый Зәнкиев hәм Әкрам абый Шәрипов киләләр. Якуб абый математика, физика фәннәрен, Әкрам абый рус телен hәм немец телен, Зиннур абый Бекшенев география дәресләрен алып бара. Бу укытучылар үз фәннәре белән шундый кызыксындыралар, алтынчы сыйныфта укучы Газиз Әхмәтов hәм аның якын туганы Нариман Ермышев ярышып укыйлар. Бер көнне билгене кимрәк алсалар, елауга кадәр барып җитәләр.
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Газиз Ваhап улы Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Анда да ул бик тырышып укый. 1942 елда педучилищены тәмамлау белән армия сафына алына. Китүенә озак та үтми, авылдан туганнарыннан әтисенең үлгән хәбәрен ала.
1944 елның июль hәм август айларында Ленинград фронтында, 1945 елның мартыннан 9 нчы маенача дуртенче Украина фронты составында Ватан сугышында катнаша. Жиңү бәйрәмен Австрия җирендә каршылый.
Авылга ул 1946 елның августында кайтып, сентябрь башыннан авыл мәктәбендә эшли башлый. 1947-48 нче уку елында ул Яркәү районы, Кызылъяр авылы мәктәбендә укыта. Ул вакытта инде Кызылъярда минем әнинең бертуган абыйсы Нәжип Ибраһимов эшли. Шул ук елны авыл мәктәбендә директор булып моңача завуч вазифасын үтәгән Камал абый Әхмәтов эшли башлый. Җитәкләүгә сәләте булган яшь директор мәктәп эшенә җан өрә.
Газиз Ваhап улы читтән торып 1951 нче елда Тубыл укытучылар институтын, ә 1956 елда Төмән педагогия институтын тәмамлый.
1952 нче елда аны Байкалово РОНОсы мәктәп директоры итеп куя. Газиз Ваhап улына директор эшен алып барганда күп хуҗалык мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килә. Иң авыр мәсьәлә булып мәктәпкә утын ташу тора. Атлар сатып алына hәм утынны мәктәп үзе ташый башлый. Моңа кадәр бу эшне колхоз башкарган була. Мәктәп бинасының нигезе яңартыла, интернатка ике бүлмә кушып салына. Атларга абзар, интернат янына келәт төзелә.
Мәктәпләрнең төп бурычы ул елларда җидееллык мәҗбүри белем бирү законын үтәү булса, икенче төп бурыч булып укучыларга ныклы, тирән белем бирү санала.
Мәктәпнең алтмыш еллык тарихында (90 елларда) укучыларыннан төрле хуҗалык тармакларында эшләүчеләр турындагы күрсәткечләрдә югары hәм урта белемле укытучыларның гына 65 кеше булуы күрсәтелгән. Тагын бик күп төрле өлкәләрдән белгечләр чыга. Мәктәпне тәмамлаучыларның икесе фәннәр кандидатлары булалар. Әнвәр Гаитов - педагогия, ә Флора Әхмәтова-Урманче – филология фәннәре кандидаты.
«1962-63 нче уку елыннан мәктәп сигезьеллыкка әверелә. Татар мәктәпләрендә балаларны рус телендә укыту гамәлгә керә. Күкрәнде мәктәбенә туган телебездә укытуны саклап калырга насыйп була», - дип яза Газиз Ваhап улы.
Мин беренче сыйныфка 1964 елны укырга кердем. Без укыган елларда да мәктәптә көчле, белемле укытучылар эшли иде. Аларның hәрберсе турында да китап язып була дип уйлыйм.
Газиз Ваhап улы безне немец теленнән укытты. Бик таләпчән укытучы, аның дәресләрендә класста тынычлык хөкем сөрә. Немец телен яхшы укучылар гына түгел, ә укуны кыеннан алып баручылар да яхшы белә иде.
Дәресләрне мөмкин кадәр кызыклырак үткәрү максаты беләндер, миңа (кызы буларак) әти өйдә немец җырларын өйрәтә, сүзләрен ятлата. Аннары дәрестә мине җырлата иде. Ике җыры хәтеремдә.
Әти мәктәптә укый алмаган, тумыштан зәгыйфь булган балаларны да игьтибарсыз калдырмады. Аларга мөстәкыйль тормыш юлына чыкканда да булышып торды.
Директор буларак, әтигә бик еш шәhәргә барырга туры килә иде. Юл булмаганлыктан, авыл кешеләренә шәhәргә чыгу кыен. Кайбер кеше әтигә аны-моны алырга заказлар биреп кала иде. Берәүләргә аяк киеме дә алып килгәне бар, ә бер әбигә (Корманбикә мамага ялгышмасам) зур яшел төстәге чәчәкле шәл дә алып кайткан иде.
70 нче еллардан әти директор булып эшләми, тик укытучы булып эшен дәвам итә. 1984 елда ул лаеклы ялга чыга.
90 елларның башында әтинең сеңелесе Флора Әхмәтова-Урманчеда әтиләре Ваhап Әхмәтов турында истәлекләрне җыеп кечкенә китап итеп бастыру теләге туа. 1994 елда әтиләренең тууына 100 ел тулуы якынлаша. Абыйсыннан китап язуын сорый.
Әтинең «Күкрәнде язмалары» дигән китабы 2002 елда 200 экземплярда басылып чыга. Мин бу мәкаләне язганда аның китабын кулландым.
Әти шулай ук «Яңарыш» газетасы чыга башлаган вакытлардан алып гел редакция белән тыгыз элемтәдә булды. Ул газетага еш яза иде hәм язмалары бастырылып торды.
Газиз Әхмәтовның әдәби һәм мәдәни киңлектәге роле һәм әһәмияте зур булды, аның шигырьләренә Татарстан композиторлары җырлар яздылар, Казанның әйдәп баручы опера артистлары аларны башкардылар. Өлкәбез татар газетасы «Яңарыш» битләрендә чыккан язмалары да тәрбияви, актуаль темаларны колачлады.
Әхмәтовлар - мәгърифәтчеләр нәселе, Газиз Ваһап улы балалары һәм оныклары өлкәбезнең күренекле, горурланырлык шәхесләре, шулай ук педагоглар. Асия Гайсина (рус һәм әдәбият укытучысы), Фәйрүзә Нигманова (инглиз һәм немец телләре укытучысы), Кадрия Корманова (мәктәпкәчә учреждениеләр педагогы), оныклары Илдар Гайсин (педагог, хәзер Вагай районы хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы, аңа кадәр район газетасының баш мөхәррире булды), Ләйсән Хөрмәтуллина (рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, медакадемиядә латин медицина терминологиясен укытты, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе). Газиз Әхмәтовның барлык оныклары бик яхшы укыдылар, күпләре мәктәпләрне һәм югары уку йортларын алтын медаль белән тәмамладылар һәм кызыл дипломга ия булдылар.
2010 елның 18 июлендә әти бу дөнья белән мәңгегә саубуллашты.
22 нче февральдә аның тууына 100 ел була, инша Аллаh. Яткан җирләре киң, якты, урыннары оҗмахта булсын!
Кызы Кадрия ӘХМӘТОВА,
Төмән шәһәре.