Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бәхет сандыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Талымхан авылы клубында «Бәхет сандыгы» дигән чара үтте. Иҗади коллективлар ел буе эшләгәннәренә йомгак ясадылар, аны ата-аналарга, авыл халкына тәкъдим иттеләр. Кул эшләре күргәзмәсе фойеда һәркемне каршы алды. Җырлы-уенлы сәхнә программасын мәктәп укучылары Әминә белән Умар Бәшировлар алып барды.

7-42

Тамашачылар «Күбәләк», «Йолдызлар» җыр ансамбльләренең матур чыгышларын карадылар, «Сандугач» вокал төркеме җырлаудан башка театр да күрсәттеләр. Кичәдә бәхет турында сүз алып барылды. Серле сандык янында бәхетнең нәрсә икәнлеген чиштеләр. Бәхет – ул балалар, әти-әни белән бергә яшәүләр, чәй эчүләр, суда йөзүләр, чана шуулар... Нәни артистлар: Илүзә Сабирова «Әнигә ял кирәк» шигырен сөйләде, алып баручы Әминә Бәширова «Әйдә, җырлыйк» җыры белән тамашачыны күңелләндерде, алты яшьлек Сафина Сабирова белән Сафия Низямова бик тырышып «Катюша» җырын башкардылар.

Бәхет – ул үзең өчен генә түгел, яныңда булганнарның күңелен күрү, дус-тату яшәү, мәңгелек тынычлык, иминлек, азатлык икән.

Кичәнең ахырында серле сандык ачыла, анда иҗат бәхете яшеренгән булган. Клуб хезмәткәре Лена Юскаева сандык төбеннән алып барлык артистларга, рәсем ясаучыларга грамоталар, Мактау хатлары тапшырды. Ел буе актив булган, клуб эшләрендә ярдәм күрсәткән ата-аналарга да бүләкләр, рәхмәтләр булды.

Кичәдән кунаклар бик канәгать калдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.
Рәсемдә: чарадан күренеш.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836