Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күкрәндегә сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Күкрәнде авылына күп кунаклар килде, бу инде традициягә әверелгән изге күренеш. Кунакчыл, рәхимле Мәрвәр белән Фаил йортында Моратовлар токымы хәтем ашы үткәрделәр. Бу эшне мәрхүм Мөнир Моратовның, өлкәнең атаклы журналистыбыз Азат абый Сәгыйтовның яшь чактагы кәләмдәшенең Ханты-Мансийскийда яши торган улы Ринат башлады. Оештыручылар: Мөнирә апа Толстогузова, Фәиз абый Исхаков (быел килә алмады), Илдар Азанов, Нәсимә Корманова, Төмәннән Азат Моратов мәрхүмнең кызы, оныгы, хатыны Тәрзия, Римма Мергасова, Хәрис абый мәрхүмнең хатыны Гайшә, кызы, оныгы, Тубылтора авылыннан Сания һәм Сәфәр Назыровлар һәм башкалар килделәр.

Гөрләшеп Сәгыйдә апа Айтбакова мәрхүмәнең кызлары, оныклары, пешкән ризыклар тутырып килеп керделәр. Авыл халкы да шактый җыелды. Яшь, матур кызлар - Оксана Ткачева, Венера Моратова, Венера Шәрипова, Гөлфирә Моратова, Диләрә Гайсина йөгерә-йөгерә өстәл карадылар. Ләчек авылыннан килгән Әмир мулла Алеев Коръән сүрәләре укып, каткан күңелләрне эретерлек теләкләр теләп, дога кылды. Кайда гына ятмый безнекеләр, Белоруссиядән башлап, бөтен илгә таралган. Барысына да хәер догалар барып җитсен, иншАллаһ.

Күкрәнде, саз як авылы булгангамы, әллә нинди тылсымлы күренә. Һавасы чиста, тын алулар да бик җиңел, карлары ап-ак, монда яшәгән кунакчыл халкының күңеле сыман. Йортлары төз, пөхтә, туган нигезне онытмыйлар, йорт буш торса да, нәсел җебен өзмичә, килеп карап йөриләр. Гомуми күренешне иске мәктәп һәм җимерек клуб бинасы гына боза. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлне яңартканнар, аны якташлар үзләре акча салышып эшләгәннәр.

Күкрәндегә бу сәяхәт нәсел җебен өзмичә, туганлашып, токымлашып, олыларның сүзен тыңлап, хөрмәтләп, очрашып яшәргә ярдәм итсен.

7-41

Гөлсинә ТАШКЕЕВА.

Тубыл шәһәре.
Рәсемдә: Моратовлар токымы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836