Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Минем тормышымда ат белән бәйле хәлләр, алар турында укыганнар, сөйләгәнне ишеткәннәр – шушы бөтен йорт хайваннарыннан өстен торган ат – аерым урын алып тора.
Әле күптән түгел телевизор экранында татар атлары турында тапшыру булды. Татарның үз нәселле атлары булу – нинди шатлык.
Күп еллар элек (авторын хәтерләмим) «Ат караклары» дигән әсәрне уку күп нәрсәне искә төшерде.
Башкорт далаларында, кеше күзеннән яшертен башкарыла торган бер кәсеп булган. Бу кәсеп белән курку белмәс, гайрәтле, җитез, башкисәр егетләр шөгыльләнгәннәр. Акларны – ат караклары дип йөрткәннәр.
Минем әни ягыннан әбиемнең бабасы, шушы башкорт даласына күчеп килгән татарларның берсе. Ул ат каракларыннан алган атларны Оренбург, Стәрлетамак, Уфа ярминкәләрендә саткан. Ул берьюлы 15-16 ат куып кайта торган булган. Әби сөйли иде: «Бабай мине ишегалдына чакырып чыга да, кызым, кайсын суябыз?» Мин дәшмим. «Әйтмәсәң болай итәбез: мин кулларымны шапылдатып сугам, кайсы борылып караса – шуны суябыз».
Бабай кулларын суга, атлар бар да борылып карыйлар, бабай көлә, ә мин елап өйгә кереп китәм.
Шулай бер тапкыр атлар алырга чыгып киткәч, бабайны саклап торганнар. Аркылы аркан тартып, атны абындырып екканнар, акчасын талап качканнар, ә бабайның аягы, ияр астында калып сынган. Бабай атын чакырып ала, ат килә, йөгәненнән тарткалагач ат ята, бабай көч-хәл белән ияргә аркылы ята һәм аты аны капка төбенә алып кайта. Бу хәлдән соң бабай кәсебен ташлый.
«Ир-атның йөрәгендә, иярләнгән ат ятар» (мәкаль)
Колхозлашу елларында Шәйхулла бабайның атын алалар, үзен колхоз атларын карарга куялар. Ул биясен хәленнән килгәнчә кадерли, өеннән ипи кисәкләре ташып ашата. Тиздән биясе колынлап, матур тае үсеп җитә. Бервакыт иске агач күперне чыкканда, ике бүрәнә арасына кысылып, атның аягы сына. Билгеле, атны суярга туры килә. Бик авыр кичерә Шәйхулла бабай бу хәлне. Тиздән сугыш башлана, Шәйхулла бабайны фронтка озаталар. Ул сугыш бетереп кайтса, инде яраткан тае да юк.
Аны сугышка алганнар икән. Тагын 50 еллар вакыт үтеп китә. Шәйхулла бабай председатель янына кереп: «Мин моннан 50 еллар элек атымны колхозга биргән идем, кире бирегез атымны», - ди. Колхоз рәисе бик гаҗәпләнә аның шундый сәер сүзләренә. «Соң колхозга ат син генә бирмәдең, бүтәннәр дә бирде. Бар да шулай ат сорап килсәләр – нишләргә?» Бабай: «Бүтәннәр юк инде, ат бирүчеләрдән исәне мин генә». Түрәләр киңәшәләр дә, иң яхшы атны бабайга үзенә сайлаталар. Бабай атны ишек алдына алып кайтып бәйли дә, үзе аның каршысына чүмәшә.
Күршеләре кереп күргәндә, бабай бер кулы белән атның йөгәнен тоткан килеш мәңгелек йокыга киткән.
Аягүрә йоклый эш атлары,
Очып түгел, тартып үтелделәр,
Гомеркәйнең олы сукмаклары
Атның хуҗалыкта кирәклеген санап бетергесез. Ул игенчегә дә, сәүдәгәргә дә, байга да, ярлыга да бик кирәк.
Сугыш елларында күпме атлар фронтка озатылды. Минем туган авылым Эскедә атлар аеруча күп иде. Башка авыллардагы кебек үгез, сыер җигеп җир сукалаганнарын хәтерләмим.
Шул атлар арасында бүтән атлардан аерылып торган ике ат бар иде. Берсе җирән кашка айгыр, яллары җитен төсле. Чапканда башын бер якка борып сикереп-сикереп ала. Аны дуамал булганы өченме, «Ураган» диләр иде. Икенчесе сөлектәй кара төсле, нечкә гәүдәле, озын аяклы, бәләкләре ак оекбаш кигән кебек. Чапканда гәүдәсе сузылып-сузылып китә. Колхоз рәисе Дәүләтша абый фронттан кайткан киемнәре белән иярдә бик матур утыра.
Бәйрәмнәрдә укытучы Шәмсинур апабыз, ударниклар турында такмаклар чыгарып, безгә җырлата иде.
Ул чагында Әхмәтгали абый Яруллин ат караучы. Авыл малайларының төп эше – ул эштән арып кайкан атларны төнгелеккә куу. Кичен атларны сусыл үләнле болынга куалар. Атлар төне буе ашап йөриләр, ә малайлар утлар ягып, әкиятләр сөйләп, бәрәңге пешереп, күпмедер йоклап, иртә белән алып кайталар.
Ат тугрылыклы дус та
Тормыш иптәшем Равил белән әни янына барып кайтырга булдык. Ахман авылыннан Эске авылына турыдан барсаң да, 40 чакрымнар ара.
Бүлек җитәкчесе тарантаска җигеп йөри торган яхшы атын бирде. Төштән соң, мин дәресләрдән чыккач, юлга чыктык. Ат яхшы, юлыбызда очраячак Круглое авылына да 1-2 чакрым гына. Кинәт, тарантасыбыз янга янтаеп китте, карасак, күчәре сынган икән.
Атны читкә борып, кырдагы салам өемнәре янына туктаттык. Равил Круглоега тимер эзләп китте. Авыл инде тарала башлаган, ул кеше яшәмәгән йортлардан кадак һәм ниндидер тимерләр алып килеп арбаны ясады. Вакыт бик соң, без, салам ягып, төнне кырда уздырдык. Мин, әйдә, авылга барып, берәрсенә кереп куныйк дисәм дә, тыңламады.
Иртәгәсен, атны җигеп, юлга чыктык һәм Эскегә барып җиттек. Бераздан елгага атны эчертергә төштек. Ат рәхәтләнеп, чөмереп-чөмереп су эчте һәм без кайту юлына чыктык.
Шулчак атыбыз, көтмәгәндә, нәрсәдәндер өркеп, алга ташланды. Озын дилбегә кулдан ычкынып, ат артыннан сөйрәлеп китте. Ул эчертергә килгән юлдан түгел, авыл читендәге урман буйлап чапты.
Әгәр, килгән юлыбызга төшсә, үзенең эзе белән Ахманга кайтып керә, дип уйладык.
Бу нинди хәерсез көн булды, башта арба ватылды, инде ат качты. Кайгырышып өйгә кай тсак, ни күзебез белән күрик, әни ипи кисәкләре белән атны сыйлап тора. «Ничек шулай үзен генә җибәрдегез?» - ди. Без хәлне сөйләп бирдек.
Ат – ул бик тугрылыклы хайван. Мин кечкенә чагында безнең әтидән калган ак атыбыз бар иде. Аны әни әтинең төсе итеп, картайганчы тотты. Әти вак сәүдәгәр булган. Ул шул ат белән Зур Себер тракты буйлап Татарстан, Башкортостан җирләренә барып җиткән. Әни белән апа Паченкага уракка киткәч, мин өйдә үзем генә калам. Йоклап китәргә куркам. Тәрәзәне ачып сызгырсам, ат ашап йөргән җиреннән өйгә кайта, өй стенасына ышкына, пошкыра, мин шулчак йоклап китәм.
Кире кайтканда, Равил миңа ник Круглоега кунарга кермәгәннең сәбәбен сөйләде. Ул авылга кунарга түгел, вакытсыз, ялгыз йөрүләр дә куркыныч икән. Соңрак үз башыннан үткән хәлне миңа Нариман абый Речаповтан ишетергә туры килде.
Тарас бандасы
Болары инде ат караклары гына түгел, кеше үтерүчеләр дә булганнар. Тумышы белән Круглое авылыннан булып, Тарас үзенең уллары белән атлы кешеләргә һөҗүм иткәннәр. Бу хәл сугыштан соңгы елларда аеруча көчәя. Алар сазлыклар арасында торак урыннар ясап, атлар ябар өчен киртәләр корганнар.
Тюнево авылын 3-4 чакрым үткәч, шул сазлыкның бер чите юл кырыенда кала. Алар юл буена чыгып, атлыны яки җәяүлене саклап торганнар, атын талап алганнар, үзен үтергәннәр. Атларны Төмәнгә илтеп сатканнар.
Нариман абый миңа үз башыннан үткән хәлне сөйләде. - Бухталның агач эшкәртү заводында ат белән эшлим. Берничә атны карыйм, ә иң чаптар, иң яхшы ат белән завод кассирын Велижанга завод эшчеләренә акча алырга йөртәм.
Берсендә акчалар алып кайтабыз, Круглоены үтеп киттек. Берәр чакрым китүгә, безне кинәт берәү атны йөгәненнән тотып туктатты. Ат, кинәт башын чайкап, тегенең аягы таеп, егылып төште.
Мин, дилбегәне тарткалап, атны чаптырып киттем. Артта мылтык аткан тавышлар ишетелеп калды. «Катя, пригнись», - дип кычкырдым да, атны бар көченә куып киттем. Без бу юлы исән-сау кайтып җиттек. Икенче барганнарда бик оста аучыны бергә ала идек. Җәяүле юлчылар югалган чаклар күп булды.
Рәүф исемле Третий авылы кешесенә Мәскәүдән гаиләсенә кием-салым алып кайтканда, юлаучы очрый. Тарманга кадәр бергә баралар, берәүләргә кереп куналар.
Иртәсен Третий авылына урман арасыннан туры юлдан китәләр. Рәүф кайтып җитә алмый, юлда югала.
Тарас бандасы соңыннан барыбер кулга алына. Үзе һәм улларына төрле сроклар бирәләр. Бу бандада берничә дезертир да була.
- Мин үтергән кешеләрне шушы сазлыкка тезеп салсаң, күпердән чыккан кебек, өсләренә басып үтәргә була, - дип сөйләгән имеш Тарас.
Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА,
Түбән-Тәүде округы, Ахман-Урманбаш авылы.