Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр», - дигән.
Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен (серләрен), савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» (имам Табарани, Байһакый).
Рамазан - барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расулуллаһ (с.г.в.) болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә», - дигән.
Рамазан аеның хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә хәдистә әйтелә: «Рамазан - өммәтемнең ае», - дип әйткән.
Бер көнне Муса пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?» дип сораган. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әйе, алар яраткан колым Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтләредер», - дигән. Шунда Муса пәйгамбәр: «Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?» дигән.
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд (с.г.в.) нең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», - дигән.
Шунда Муса пәйгамбәр: «Йә, Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче», - дип соравына Аллаһы Тәгалә: «Бу ураза - хәбибем Мөхәммәд (с.г.в.) нең өммәтенә генә хастыр», - дип әйткән.
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», - дигән (Ибн Мәңә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Бу айда гүзәл холыкка, әхлакка омтылырга тиешбез.
Аллаһы Тәгалә үзенең китабында: «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәт Аллаһка буйсынучылар өчен әзерләнде», - дигән (Коръән китабы, 3:133).
Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер», - дигән.
Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.
«Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз», - дип вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүебезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте - ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза тоту фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсен.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.