Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренә күптән түгел килеп төпләнгән иҗади шәхес Фәнил Гаффаровның өр-яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу инде авторның 8 нче китабы.
Китап Уфада «Чурагул» нәшриятында бастырылды. 214 битлек җыентыкка 223 шигырь кергән.
Фәнил Заһидулла улы үзе Башкортостан төбәгеннән, Нефтеюганск каласында эшләп уңыш казанган кеше. Иҗади шәхес, дидем, чөнки ул шигырьләр язу белән бергә, матур җырлый, төрле уен коралларында уйный белә. Видеомонтаж белән дә шөгыльләнә: ролик-клиплар ясый һәм төшерелгән материал темасына фильмнар монтажлый.
Туган ягы, тормыш, яшәгән төбәге турында язарга ярата Фәнил абый. Политикага кысылмыйм, ди.

«Минем Арчински каныма
Мишәр каны кушылган.
Простой парин дип, санама,
Сүз башым да шушыннан...
Без шул инде «прощающий» -
Кичерә белүче Гаффарлар.
Белү-белмәүчеме, знающий,
Ышанамын, мине аңларлар...», - ди ул үзе турында бер шигырендә.
«Синең күк юк иде зирәк,
Барысын күрә белә идең.
Бүген, әни, ярдәмең кирәк,
Зиһенең тирән иде синең...”
«...Бу җир бала чагымнан,
Кечкенәдән изге урын.
Ашкадар кочагыннан
Агыйделгә аккан суың»...
«Яр буенда гүзәл калам,
Исеме бик матур, дустым.
Нефтеюган дип аталган,
Сиңа да таныш булсын»...
«...Төмәнемә урап кайтам,
Киң Рәсәй буйлап чабып.
Тирән уйларыма батам:
Башканы булмас табып».
Бу юлларда Фәнил Гаффаровның үткән сукмаклары чагыла. «Мин күнегә торган кеше. Башкортостан татарымын, Ырынбур өлкәсе чигеннәнмен. Ульяновскта хезмәт иттем. Татарстанда Бөгелмәдә индустриаль педагогик техникумда ПТУ да шофер, механизаторлар укытыр өчен белем алдым, - дип язды Фәнил абый үзе турында. - Аннары тормыш иптәшем белән Себердә ярты гасыр тормыш кичердек. Транспорт базаларында башта газопроводлар төзедем. Илдә үзгәрешләр булгач, нефтьчеләргә күчтем. Бар җирдә мактауга лаек булдым. КНС машинисты булып эшләгәндә ТВдә миңа багышлап фильм төшерделәр. Автобазада колоннама машина алырга талоннар бирделәр. Утыз яшемдэ туган якка үз машинабыз белән кайттык. Ике кызыбыз да капитан дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыктылар. Югары белемлеләр. Бүген өч оныгыбыз институтта укыйлар».
«Сез – «Яңарыш» кызларына зур рәхмәтлемен. Олуг ихтирамымны җиткерәм! Шигырьләремне зур Төмән өлкәсе халкына күрсәттегез. Мин татар булып туганыма, татар иҗат әһеле булып яшәвемә, сезнен газетагызны алуыма бик шатмын. Төмән мәдәният үзәгендә үзем кебекләрне таптым. Аларга да рәхмәтлемен. Халкыбызга зур гыйлем биреп, дөнья һәм тормыш агымында безне ияртеп баруыгызга чиксез рәхмәтлемен. Уңышлар хезмәтегездә!» - дип җылы сүзләрен дә юллаган Фәнил Заһидулла улы.
Аның соңгы еллардагы шигырьләре арасында хәзер яши торган каласы – Төмәнгә багышланганнары да күп. Гомумән, китап йотлыгып укырлык, күңелгә якын, теле матур. Эчтәлегендә – авторның тормышны күзаллавы, карашы, уй-кичерешләре.
«Мин тормыштан гыйбрәт алдым,
Үтелгән юл – язмыш мәдрәсәләрем.
Юлым дусларыма таянып салдым,
Алар булды туган, сердәшләрем...
...Мин тормыштан гыйлем алдым,
Намус, гайрәт, фәһем сакладым.
Фәнил Гаффар, исемем вә атым,
Тормыш юлым – җырлап атлавым».
Гөлнур ВӘЛИЕВА.