Февраль 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
9 февраль көнне өлкә Думасы бинасының утырышлар залында Төмән районының 95 еллыгына багышланган Төмән районы көне уздырылды. Чарага районда фидакарь хезмәт итүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр җыелган иде. Ул “Төмән районы: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган күргәзмә белән башланды. Биредә райондагы промышленность һәм авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Аннары кунакларны ашханә бинасына чакырып, 12 оешма әзерләгән продукцияләрне тәмләп карарга мөмкинлек бирелде. Төмән районы көненең төп өлешен өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов ачып, һәркемне сәламләп, бәйрәм белән котлады.
Аның сүзләренә өлкә губернаторы урынбасары, АПК департаменты директоры Владимир Чейметов, өлкә баш федераль инспекторы Андрей Руценский да кушылдылар. Район башлыгы Светлана Иванова “Төмән районы: кичә бүген, иртәгә” күргәзмәсен оештыруда ярдәм иткән Дума рәисенә рәхмәт белдереп, район юбилеен бәйрәм итү нәкъ өлкә Думасы бинасында башланганының мөһимлеген билгеләде һәм “Төмән районы – мөмкинлекләр территориясе” дигән темага чыгыш ясады.”Соңгы 5 елда төп капиталга инвестиция күләме үсте. 48 инвестицион проект тормышка ашырылу сәбәпле, ике меңнән артык эш урыны булдырылды. Халык тормышын тагын да яхшыртыр, мөмкинлекләребезне дөньяга ашырыр, ресурсларны файдалы кулланыр өчен без хөкүмәт, җәмәгать институтлары, бизнес оешмалар, халык белән бер булып эшлибез. Шуңа да без алга барабыз, эзләнәбез, сынап карыйбыз һәм эшлибез”, - диде ул. Район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә Думасы депутаты Александр Крупин үзләренең чыгышларында башкарган эшләре турында сөйләделәр. “ПРОДО Төмән бройлеры” акционер оешмасы директоры Оксана Величко белән “Сибнефтемаш” оешмасының идарә директоры Виктор Осипов районда нинди эшләр алып барылганын конкрет мисаллар аша күрсәттеләр. Чара барышында районның фидакарь хезмәт ияләренә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Музыкаль бүләк ясап районның күренекле җыр һәм бию төркемнәре чыгыш ясадылар. Алар арасында өлкәдә генә түгел, дөньякүләм билгеле булган “Шытыр-шатыр” (җитәкчесе Г.Габдуллин, Шыкча авылы) фольклор ансамбленең булуы һәм халыкның аларның чыгышларын хуплап, көчле алкышларга күмүе күңелдә горурлык хисе тудырды. Очрашуга нәтиҗә ясап Сергей Корепанов: “Ачыктан-ачык сөйләшү якташларыбызның тормышын яхшырту өчен дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә”, - диде. Аннары кунаклар Дума бинасы буенча экскурсия ясадылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.