#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре старт алды

последние и лучшие новости искусства в мире

8-317 февраль көнне “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм мәдәният департаментлары, өлкә татар һәм себер татарларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчелегендә оештырылган татар мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылу чарасы узды.

Бинаның икенче катында милләттәшләребезнең “Халкым мирасы” фотокүргәзмәсе, “Халык бизәкләре” декоратив-кулланма күргәзмәсе, фән эшлеклеләренең басмалары, китаплары, методик әдәбият (Төмән өлкәсе язучыларының, композиторларының шигырьләр, җырлар җыентыгы), “Татар ашлары” конкурс-күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Җыелган халык осталарының иҗат җимешләре белән танышкан арада, өлкәдән читтә дә билгеле Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр (З.Кожевникова), “Вак бәлеш” балалар этнографик (И.Сафин, Төмән районы, Талымхан авылы), “Пышны” (Җ.Касыймов, Төмән районы, Муллаш авылы), “Дуслык” халык хоры ансамбльләре (А.Мирхәйдәров, Төмән) үзләренең талантларын күрсәттеләр – татар халык җырларын, сәхнәләштерелгән күренеш, шунда ук такмаклап җырлап, төйдереп биеп тә алдылар.

8-4Тантананың хөрмәтле кунаклары – милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Виктор Рейн, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин тамашачыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен белдерделәр. “Татар мәдәнияте көннәре безнең регионда матур традициягә әйләнде һәм ул өлкәдә 31нче тапкыр үткәрелә. Бу барыбыз өчен дә әһәмиятле чара. Һәр халык үзенең әдәбиятын, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Без халыклар арасындагы дуслыкның ныклыгы белән горурланабыз”, - дип сөйләде чыгышында Е.Воробьев.

Концерт программасын Төмән филармониясе җырчысы Эльвира Саниевская “И туган тел” җыры белән башлап җибәрде. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, өлкәдә генә түгел, Россия һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә дәрәҗәле урыннар яулаган талантлы җырчыларыбыз матур танылган җырлары белән сөендерделәр. 8-5Алар – Җәмилә Рәхимова, Рада Глазырина, Айзат Насыйбуллин, Луиза Сурметова, Мансур Кәбиров, Эльза Фомина, Рият Вагапов, Эльвира Голубева, “Сүнмәс хисләр”, “Әхтәмушки” ансамбльләре.

Моңлы татар җырларын тыңлап, бергә кушылып җырлап-биеп тамашачылар күңелле ял иттеләр.

Татар мәдәнияте көннәренең иҗат марафоны өч атна дәвам итәчәк. Оештыручылар “йолдызларны” сайларга өлкәбезнең төрле районнарына юл алдылар. Ә районнарда сайлау турын үтеп, беренче урын алучылар 3 мартта өлкә гала-концертында катнашу бәхетенә ирешәчәкләр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836