Февраль 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы авылларында өлкәдәге татар мәдәнияте көннәре уңаеннан мәдәният учаклары үз сәләтләрен күрсәтергә чыктылар. Мәсәлән, Муллаш авыл клубы үзешчәннәре Талымханга килделәр. Авылның күркәм мәдәният йортында аларны хуш күреп каршы алдылар. Бигрәк тә авылдашлары Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге төркемнәр чыгышларын ошаттылар. Сәхнәдән чыгарасы да килмичә, көчле алкышлар яудырдылар.
Тәския Назметдинова җитәкләгән “Хәзинә” фольклор ансамбле “Каз өмәсе” йола бәйрәмен күрсәтте. Талымханлылар яшьлекләрен искә төшереп, сокланып, гаҗәпләнеп утырдылар. Тагын да татар җырлары, биюләр, мәзәкләр дә булды. Шулай ук рус халык җырлары да яңгырады.
Ә Муллашның Җ.Касыймов җитәкләгән данлыклы “Пышны” ансамбле Каскарада концерт куйды. Алар төйдереп биеп, җырлап, такмаклар әйтеп тә күрсәттеләр. Нәфис сүзгә дә оста үзләре.
Төрле авылларның иҗат коллективлары тамашачыларга шатлык өләшеп, аларны рухи баетып, тәҗрибә алмашып татар мәдәнияте үсешенә үз өлешләрен керттеләр. Район буенча гомуми нәтиҗә ясаганда, Акъяр һәм Червишево авыл клублары күбрәк рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгатькә игътибар иткәнлеге сизелде. Индрәйлеләрнең дә конкурста катнашкан 11 коллективының 10сы призга ия булган. Ямбайлылар рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать белән бергә хореографиядә, эстрада һәм халык вокалында алдынгылар рәтендә иделәр. Талымхан, Каскара клублары, “Ритм” балалар сәнгать мәктәбе Каскара хакимияте данын нәтиҗәле якладылар – алар иң күп бүләк җыйдылар.
Татар мәдәнияте көннәре эчтәлекле үтте.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.