Февраль 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Барыбызга бүген уртак бәйрәм –
Ватанны саклаучылар көне;
Аналарның, сабый балаларның
Тыныч торсын көне һәм төне.
Халык ышанычын аклап-саклап,
Хезмәт итә егет затлары;
Утта янмас, суда батмас өчен
Нык булсыннар солдат сафлары.
Тынычлык саклый ил батырлары,
Алар безнең уллар, оныклар;
Мактауларга лаек булганнарын
Олысы, кечесе олуглар.
Давыллы елларда сынатмаган
Бабалардан үрнәк алыгыз.
Халкыгыз алдында чүгеп биргән
Антыгызга тугры калыгыз.
Боерыклар гел яхшыга үтәлсен,
Тиешенчә үтәлсен үгетләр;
Илнең тынычлыгын сакларсыз бит,
Ышанабыз сезгә, бөркетләр.
Тыныч торсын җирләр, күкләр, сулар...
Ата белән үссен балалар;
Улларына бәхет, гомер теләп,
Тыныч йокласыннар аналар.
Галия АБАЙДУЛЛИНА.