Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгеләренә сайлап алу туры үзенең эшен 26нчы февраль көнне Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләрендә тәмамлады. Шул көнне райондагы татар авылларыннан Яркәү мәдәният йортына сәнгать осталары җыелдылар. Алар бирегә җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтер өчен генә түгел, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтергә килгәннәр. Аларның иҗат җимешләреннән фойеда күргәзмә оештырылган иде. Катнашучыларның чыгышларын 3 төрле жюри 5 номинация буенча бәяләде. Кунакларны бәйрәм белән котлап район хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Полякова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова чыгыш ясап, уңышлар теләделәр.
Аннары тамашачылар рәхәтләнеп концерт карадылар. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада яшь җырчы Рада Глазырина матур җырлар башкарды. Аннары район йолдызчыклары үзләренең сәләтләре белән халыкны сөендерделәр. “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгесендә катнашучыларга Яркәү һәм район хакимияте тырышлыгы белән әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырылды.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.