tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Туган тел көне – зур бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1521 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Төмән шәһәренең 52 нче этномәдәни мәктәбендә өлкәнең татар теле укытыла торган мәктәпләре филологлары өчен семинар үткәрелде. “Полимәдәни белем бирү шартларында филология фәннәрен интеграцияләнгән укыту” темасына багышланган чараны өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече Ольга Гроо ачып җибәрде:

- Бүгенгедәй матур бәйрәмгә һәр мәктәп тә чакырсын иде безне. Туган телне белмичән, үзеңне халкыңның бер вәкиле итеп тоеп булмыйдыр ул. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2019 ел – җирле халыклар телләре елы дип игълан ителде. Бүгенге көндә үз телеңне саклыйсы җиңел түгел. Элек дәреслекләрдә “СССР халыклары әдәбияты” дигән бүлек бар иде. Анда Чингиз Айтматов, Рәсүл Гамзатов һәм башкалар белән бергә патриот шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән дә таныша идек.

Р.Гамзатов, туган телем бетсә, мин үләргә дә әзер, ди. Шунда ук рус теленә хөрмәтен дә белдерә, аның аша дөнья әдәбияты белән таныша алуы турында әйтә. Аңа: “Берьюлы ике атка утырып буламыни?” – диләр. “Юк, булмый, тик ике атна бергә иярләп була”, - ди.

Туган телне сакларга, чит телләр белән сөйләмне чүпләмәскә дигән киңәшләре белән Ольга Фёдоровна семинар эшендә уңышлар теләде.

Төмән шәһәренең “Информацион-методик үзәге” директоры Наталья Старых та этномәдәни юнәлештәге семинар чараларының тәҗрибә тупларга ярдәм итүләрен, киләчәктә дә укытучыларга үз эшләрендә кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде.

8-17Беренче лекцияне Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина укыды. Ватаныбызның тюркологларына багышланган чыгышында галимәбез Г.Миллер, Лоренц Лянге, Д.Мессершмидт, В.Радлов, Н.Катанов, Д.Тумашева, Ә.Тенишев, С.Маловның тюркологияне өйрәнүдә керткән казанышлары турында сөйләде. “Барлык татарларны да, яшәү урыннарына, диалект һәм сөйләшләренә карамастан, бердәм татар әдәби теле берләштерә”, - диде ул. Аннары өлкә олимпиадасы барышында мастер-класслар күрсәткән укытучыларга ТОГИРРОның Рәхмәт хатларын һәм әле яңа гына табадан төшкән “Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре” китабын тапшырды.

Аннары кунаклар ике төркемгә бүленеп 52 нче мәктәп укытучылары әзерләгән ачык дәресләргә, мастер-классларга таралыштылар. Халидә Кирамова рус язучысы В.Астафьевның “Васюткино озеро” белән Я.Зәнкиевның “Аккошлы күл” хикәяләрен чагыштырып өйрәнү ысулын укытучылар ярдәмендә күрсәтеп үтте.

Елена Ибраһимова кушма дәресен К.Симонов белән М.Җәлил поэзиясенә багышлады.

8-16Гөлниса Хөсәенова әзерләгән Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция бер тында кунакларны үзенә җәлеп итте. Алар елап, уйнаучыларга сокланып, оештыручының осталыгына гаҗәпләнеп тамаша кылдылар.

ТОГИРРО проректоры, профессор Наталья Милованова этномәдәни компонентны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде, киңәшләр бирде. Укытучылар белән фикер алышты. Ә аннары Х.Кирамова, Вагай районының Тугыз урта, Тубылның 15 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Ибукова, Бәниса Ниязова үз тәҗрибәләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.

Катнашучылар кызыклы, файдалы дәресләр үткәргән укытучыларга, мәктәп директоры Алевтина Манкаевага зур рәхмәтләрен белдерделәр. Халыкара туган тел көнен матур бәйрәм итеп каршы алуны хупладылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836