Татар мәдәнияте көннәре ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

8-116 февраль көнне Төмәннең сәнгать колледжында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният, мәгариф һәм фән департаментлары, өлкә татар һәм себер татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыруында татар мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылуы үткәрелде.

Бинаның фойесында декоратив-кулланма иҗат, милли ашлар күргәзмәләре оештырылды. Мәсәлән, Ялутор районы, Кактамак-Калмаклар авыллары балалар бакчасы “Милли курчаклар” күргәзмәсе ясаганнар. Монда татар костюмнары кигән нинди генә курчаклар юк! Күлавылдан Рәзилә Рәхмәтуллина ыргак һәм энәләр белән оеклар, бияләйләр, җәймәләр бәйләгән.

Калмаклардан Мәрьям Кучумова кәрҗин үреп, аңа алмалар салган. Аслананың Әнисә Яхина шулай ук искиткеч матур кул эшләрен тәкъдим иткән. Аслананың Владимир Янабаев төрле үрнәктә тәрәзә йөзлекләре алып килгән. Төмәннән Гөлнәзирә Мөстәкыймованың күргәзмәсендә төрле чәчәкләр ясалган вазалар, савыт-сабалар тезелгән. Яркәүдән һәм Төмәннән килгән якташларыбыз татар ашлары күргәзмәсе оештырганнар. Концерт башланыр алдыннан дегустация уздырдылар, һәр кеше милли ризыкны авыз итте. Эшкуарлар тарафыннан сәүдә ноктасы эшләде. Биредә кыстыбый, чәк-чәк, пәрәмәчләр һәм башкасын саттылар. Концерт алдыннан якташларыбызны Ильяс Бакиев җитәкчелегендәге Аслананың “Тамаша” фольклор, Эльвира Гарипова җитәкчелегендәге Кактамакның “Умырзая” ансамбльләре биеттеләр, уйнаттылар, сәхнәләштерелгән шаян күренешләр күрсәттеләр.

Чараны Төмән районы хакимиятенең мәдәният бүлеге белгече Гөлфия Бикмулина, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова алып бардылар. Концерт татар милли-мәдәни автономиясе региональ оешмасы барлыкка килүенең 20 еллык юбилеена багышланды.

Сәхнәгә - РФ Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисенең беренче урынбасары Эрнест Вәлеев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Виктор Рейн, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин күтәрелеп, халыкны ихлас күңелдән бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен белдерделәр. Эрнест Вәлеев “Бердәм Россия” партиясеннән Ришад Зиганшинга, Тимергали, Җәмилә Мирасовларга Рәхмәт хатлары, Виктор Рейн Ришад Зиганшинга, Гөлнара Кәримовага, Ильяс Бакиевка Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Алып баручылар өлкәдә татар мәдәнияте көннәре 12 февральдә башлануын, районнарда “Таң йолдызы”өлкә балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, фольклор фестиваленең смотр-конкурслары үткәрелүен игълан иттеләр. Виктор Рейн тамашачыларга “Дружба”дигән җыр бүләк итте.

Бик матур, эчтәлекле концерт булды. Экранда башкаручының исем-фамилиясе, җырның исеме, кемнең сүзләренә һәм музыкасына язылуы күрсәтелеп барды. Артистлар нигездә җырчы-композитор Җәмилә (Рәхимова) Мирасова иҗат иткән җырларны җырладылар.

Әбделхәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” халык җыр ансамбле чыгышын якташларыбыз зур алкышлар белән каршы алдылар. Әбделхәким абый һәм Асмабикә Мирхәйдәрова кушылып баянда уйнадылар. Җәмилә Габделхәй кызының талантына сокланырлык, шуның кадәр моң бер кешедә! Гөлфизәр Абдрахманова сүзләренә язылган яңа “Пар аккошлар” җырын искиткеч сагышлы башкарды. Башка җырлары да гаҗәеп күркәм иде. Аларны сәхнәдән төмәнлеләр беренче тапкыр ишеттеләр. Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең музыка укытучысы Наҗия Хәкимова укучыларны алып килгән. Зәлия Шамуратова “Кара елан”, “Ялгыз ана” җырларын җырлады. Кызның тавышы бормалы, челтерәп аккан елганы хәтерләтә. “Сүзге” җыр ансамбле, Айдар һәм Илдар, Илдар һәм Эмилия дуэтларын, Айдар Ниязовны халык аеруча яратты. Наҗия Фәттах кызының балаларны никадәр яратуы, эшенә җанын биреп эшләве сабыйларның чыгышларыннан күренде. Ул үзе дә берничә җыр башкарды. Төмән филармониясе җырчысы Эльвира Саниевская “Сандугач” һәм “И туган тел” җырларын җырлады. Халык чын күңелдән шаккатып тыңлады. Төмән филармониясе артисты Мансур Кәбиров, Тархан егете Рият Ваһапов, Түбән Тәүдедән Эльвира Голубева, Римма Хәйруллина, Олы Акъярның Эльвира Фомина, Аслананың “Тамаша” фольклор, Әхтәм Назыйров җитәкчелегәндәге “Әхтәмушки” халык, Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге “Илһам” ансамбльләре һәм башкалар шәп чыгышлар бүләк иттеләр. Һәрбер артист талантлы, милли костюмнары купшы. Шушындый югары дәрәҗәдә концерт куюлары өчен тамашачылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума