Февраль 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү авылы һәм районы хакимияте, район татар милли-мәдәни автономиясе, авыл мәдәният йорты тырышлыгы белән өлкә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Яркәү мәдәният йортында “Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләре уздырылды. Бу чара 2 мартта өлкәдә узачак 28 нче “Таң йолдызы” һәм 9 нчы “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең гала-концертында һәм апрель аенда үткәреләчәк “Фольклор” өлкә фестивлендә катнашучыларны сайлап алу туры да иде. Шул сәбәпле ярышчыларның сәләтләренә 3 төрле жюри бәя бирде. Иртә белән мәдәният йорты җыр-бию, музыка тавышларыннан гөҗли иде.
Фойеда сәнгать осталары һәм уңган хуҗабикәләр үзәренең иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырганнар. Жюри әгъзалары беренче булып күргәзмәдәге декоратив-кулланма иҗат эшләре һәм татар халык ашлары белән танышып, җиңүчеләрне билгеләделәр. Ниһаять, һәркем дулкынланып көткән минутлар килеп җитеп, бәйгене тантаналы рәвештә район башлыгы урынбасары Любовь Полякова ачып җибәрде. Ул якташларын бәйрәм белән котлап, уңышлы чыгышлар теләде. Аның сүзләренә өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурания Шарыгина да кушылдылар. Районда традициягә кергән бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта бара. Быел да җюри әгъзалары 52 номер карап, һәр чыгышка тиешле бәя бирә бардылар. Тамашачылар якташарының көләч йөзләрен күреп, искиткеч чыгышларын карап, шаккатып, горурланып утырдылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.