Запастагы майор бүген дә сафта

последние и лучшие новости искусства в мире

8-2Элек-электән туган илен саклаучыларны изге, хөрмәтле һөнәр ияләре дип санаганнар. Ринал Зият улы Әбдерахманов 1987-1989 елларны Тубыл пединституты филология факультетының 1 курсында укыганда Армия сафына алына. Вагай районы, Первомайка поселогында туган егет стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итеп, ике елдан бүлекчә командиры дәрәҗәсендә туган якка кайта. Һәм филология факультетының рус-татар бүлегендә читтән торып укуын дәвам итә. Үзе эчке эшләр министрлыгының Тубылдагы муниципаль бүлекчәсенә эшкә урнаша. Монда хезмәт иткән елларда аңа кайнар нокталарда да булырга туры килә.

Милләтләр арасында конфликтны булдырмау буенча эш командировкаларында халыкларның тынычлыгын, иминлеген саклаучы якташыбыз Дагестан Республикасы территориясендә террорчылык операциясен үткәргәндә дөрес һәм оста гамәлләр башкарганы өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Хезмәт юлында авырлыкларны күп күрергә туры килә. Ринал тормышка җаваплы, оптимистик карашлы, ярдәмчел үзе. Сугыш хәрәкәтләре ветераны, эчке эшләр министрлыгы ветераны, хезмәт ветераны, запастагы майор Ринал Әбдерахманов лаеклы ялда булса да, бу юнәлештә хезмәт юлын дәвам итә. Шәһәрнең 9 мәктәбендә татар теле һәм башлангыч хәрби әзерлек түгәрәкләрен алып бара, үзе хәрби патриотик клуб җитәкчесе дә, хезмәтне саклаучы инженер булып эшли. Укучыларында туган илгә, табигатенә, тарихыбызга мәхәббәт уяткан укытучыны мәктәптә хөрмәт итәләр. Ринал Зият улы патриотик темаларга әңгәмәләр оештыра, кызыклы очрашулар үткәрә. Ул: ”Яшьләр Ватан алдында бурычларын үтәргә әзер булырга тиешләр. Бүгенге яшьләребез тәртипле, тәрбияле, физик яктан сәламәт булсыннар өчен күп көч, тырышлык, сабырлык кирәк”, - ди. Ватанга мәхәббәт уятучы якташыбызның укучылары ел саен төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашып грамоталар белән бүләкләнәләр. Пединститутның рус-татар бүлеген тәмамлаган Ринал Зият улының тырышлыгы белән бу мәктәптә татар теле түгәрәге дә ачылды. Аның укучылары   шигърият конкурсларында катнашалар. Патриот-шагыйрь М.Җәлил, Г.Тукай, җирле шагыйрьләребезнең иҗаты белән дәресләрдә танышалар. Татар теле түгәрәгенә йөрүчеләр Туган тел көннәрендә шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә узган чараларда катнашалар. Туган иленә, халкына хезмәт иткән Ринал Зият улы Әбдерахмановка эшендә уңышлар, гаиләсендә имин тормыш телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума