Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлар даны мәңгелек!

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1“Классташлар” социаль челтәрендәге “Яңарыш” төркеменә Ялутор районы, Кактамак авылында яшәүче Дания Ильясовадан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Тузбаковның “Бүләкләү бите”нең күчермәсе килде. “Әниемнең бертуган абыйсы Хәмит цәцәү гомере буе хаксыз карар белән килешә алмады, гел сәбәбен эзләде. «Советлар Союзы Герое исеме тәкъдим ителгәндә өченче катлаулы заданиегә кире якка җибәрделәр, әллә шуңа бирмичән калдылармы?» - дип тә икеләнде», - дип язган Дания Саретдин кызы.

Бүләкләү битендә болай дип игълан ителгән:

1. Фамилия, исем, атасының исеме – Хәмит Тузбак улы Тузбаков.

2. Дәрәҗәсе – гвардия рядовое.

3. Вазифасы – 58 Днепропетровск миномет Кызыл байраклы гвардия полкының 2 нче дивизиясе идарәсе разведчигы.

3. Тәкъдим ителә – Советлар Союзы Герое исеменә.

4. Туган елы – 1921.

5. Партиялелеге – партиясез.

6. Милләте – татар.

7. Гражданнар сугышында һәм аннан соңгы СССР һәм Ватанны саклау буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуы /кайда, кайчан/ - Бөек Ватан сугышы фронтында 1941 елның июненнән Төньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, 2 нче Украина фронты, 3 нче Украина фронты.

8. Ватан сугышында яраланганмы – ике тапкыр җиңелчә яралана: 1941 елның июле, 1943 елның ноябре һәм 1944 елның 25 августында контузия ала.

9. Кайсы вакыттан Кызыл армия гаскәрләрендә – 1940 елның октябреннән.

10. Кайсы район хәрби комиссариаты (РВК) тарафыннан чакырылган – Омск өлкәсе Ялутор район хәрби комиссариаты.

11. Моңа кадәр нинди дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән: немец-фашист илбасарларына каршы көрәшүдә командованиенең сугышчан заданиеләрен намуслы үтәгәне өчен 17/г номерлы 1943 елның 13 февралендә Сталинград фронты буенча “Кызыл Йолдыз ордены” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медале бирелә.

12. Бүләкләүгә тәкъдим ителүченең даими үзенең яисә гаиләсенең адресы: сызылган.

Шәхси сугышчан батырлыгы яисә казанышлары:

1944 елның 21 августында Березина станциясе районы читендә төньяк-көнбатышкарак билгеләнгән пунктта булганда, иптәш Тузбаков туры билгеләнгән пунктка килүче дошманның ике танкын күреп ала. Аларны граната ыргыта алырлык якынайганнарын көтеп, танкка каршы граната белән берсен яндыра. Шундый ук язмыш икенчесен дә куып җитә. Танклардан калган экипажларны автомат уты белән юк итә, 6 фашист үлә.

1944 елның 25 августында иптәш Тузбаков разведка начальнигы белән 115,8 биеклектә, билгеләнгән пунктта, утны үзенә чакыра (вызвал огонь) һәм каты контузия ала. Бер сәгать буена иптәш Тузбаков каршы һөҗүм ясаучы дошманны тар-мар итүне дәвам итә. Бу вакытта безнең частьләр дә килеп җитә һәм фашистларны кысрыклый башлыйлар. Гитлерчыларның сугышчан ояларына иптәш Тузбаков беренче булып барып керә һәм автомат уты белән 10 солдатны, 3 офицерны үтерә, 30 немецны әсирлеккә төшерә.

Иптәш Тузбаков Советлар Союзы Герое исемен бирүгә лаек».

Бүләкләү битенең сул ягында өстә ручка белән кулдан “Кызыл Байрак ордены” дип язылган. Битнең астында, уң якта, 58 Днепропетровск миномет Кызыл байраклы Гвардия полкы командиры – гвардия-майоры Низковның имзасы куелган. Уң якта, дата өстенә СССР гербы төшерелгән шушы полкның пичәте сугылган.

Без Советлар Союзы Герое исеме тәкъдим ителеп тә, бирелми калган очракларны һәм башка документларны интернеттан карадык. Анда “Советлар Союзы Герое, аеруча сугыштан җиңү яулап кайтучылар турында китаплар язалар, мемуарларда сөйлиләр, батырлыкларын тарихчылар өйрәнә һәм башкасы (язсыннар, алар моңа лаек), ә менә кем каһарманлык ясап шушы зур исемгә тәкъдим ителеп тә, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган икән – андыйларның берничәсе генә искә алына. Ә йөзләгән расланмаган Геройларның исемнәре, шулай ук батырлыклары ветераннарның инде үзләре дә оныткан, оныкларына, нәбәрәләренә билгеле булмаган иске фронт документларында гына калган.

Беренче тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә (“Алтын Йолдыз” медале бирелгән) тәкъдим ителүчеләргә “Ленин” ордены яисә “Кызыл Байрак” орденын тапшырганнар. Сәбәбе – төрле дәрәҗәдәге хәрби җитәкчелек хөкеме буенча. Нигә теге яки бу кеше, совет тарафыннан шундый карар чыгарылганлыгын һичкем белми... Бәлки, хәтта, мөгаен, кайчак хаклы да булмаганнардыр. Ә менә кешеләрнең Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүләре күпне әйтә!” – дип язылган.

“Мемориал” архив сайтына кереп, Хәмит Тузбак улы Тузбаковның 1944 елның 7 ноябрендә “Кызыл Байрак ордены” белән бүләкләнүен һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булуын ачыкладык. «Кызыл Байрак ордены» - иң югары, сирәк бирелә торган орденнарның берсе. 581300 кеше генә аңа лаек булган. Шул исәптән хәрби частьләргә, хәрби корабльләргә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларга бирелгән. Орден 1924 елда расланган. Аны Бөек Ватан сугышында гаять зур, гомер өчен куркыныч батырлыклар күрсәткәннәр алганнар. Хәмит Тузбаков, шулай ук Бүләкләү битендә язылганча, “Кызыл Йолдыз ордены», юбилейлы II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, 1945 елның апрелендә “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Без искиткеч кыю, батыр йөрәкле, киләчәгебез өчен ифрат олы каһарманлыклар күрсәткән разведчик якташыбызның язмышы белән кызыксынып, Дания Саретдин кызы белән очраштык. Аннан абыйсы турында хатирәләрен яңартуын сорадык.

- Әнием – Сабира Тузбак кызы Сирачева (Сичбакова) Ялутор районы, Рауды авылында туа. Бабаем һәм әбием – Тузбак һәм Гайшә Сичбаковлар гаиләдә 8 малай, 3 кыз үстерәләр. Иң олы уллары - Әбләсим 1901, әнием 1928 елныкы булалар. Шушы куркыныч, дәһшәтле сугышка 8 бертуган китә: Әбләсим, Хәмит, Халтуй, Хәбибулла кайталар, Хәбибулла абый озак яшәми, яралардан газапланып үлә. Мөхтәбәр, Мотыйгулла, тагын ике бертуган мәңгелеккә яу кырында ятып калалар. Мөхтәбәр бабай “Катюша” хәрби машинасында эшләгән, 1945 елны 8 майда Германиядә үлә. Иң өлкән Әбләсим бабай озын гомерле булды - 93 яшендә яныбыздан китте.

Хәмит абый (Хәмитла бабай) 1940 елны армия хезмәтен үтәп туган якка кайтам дигәндә, сугыш чыгып яуга китә. Алар Сичбаковлар була, әтиләре – Тузбак исемле. Сугышта бертуганнар бер-берләреннән аерылмасыннар дип Әбләсим бабай белән Хәмит бабайның фамилияләрен әтиләренең исеменә Тузбаковка алыштыралар.

Хәмит бабай Җиңүне Германиядә каршы ала. Гөлсем апа белән 12 бала тәрбияләделәр. Тормыш иптәше “Герой-ана” медале белән бүләкләнде. Минем 9 майда туган көнем. Балачакта парадка чыксак, Хәмит бабай мине җилкәсенә утырта иде. Туган көнем белән котлап Гөлсем апа белән Ялуторда җитештерелгән “Гулливер” конфетын алып бирәләр. Ул конфетның шулкадәр тәмлелеген совет чорында яшәгән балалар гына беләдер. Бабай озын буйлы, ябык иде. Йодрыклары зур иде, эшне җимереп эшләде. Бик мәрхәмәтле, гадел, тыйнак, әдәпле, сабыр иде. 6 сыйныф белеме булган, китап укырга нык яратты. Мине уртага бастырып Муса Җәлилнең 1943 елны язылган “Бер үгет” шигырен сөйләтә иде. Мин сәнгатьле итеп сөйлим, ул шул вакытта: “Без дә бит сугышкан ”, - дип башын тотып елый. Башы контузияле иде, гел авыртты, нервлары да какшагандыр, күңеле нечкәреп еш елады. Муса Җәлилнең шушы шигырьдәге: “Янып калсын гомрең, маяк булып үзеңнән соң килгән буынга”, - дигән сүзләре нәкъ Хәмит бабайга туры килгән икән бит дип шаккаттам. Ул һичкайчан үзен герой итеп күрсәтмәде. Концертларда, бәйрәмнәрдә, җыеннарда гел артта утырды. Дәүләттән бернинди ташламалар белән файдаланмады, башка ветераннарга фатирлар бирделәр, анда да һичкаян сорап йөрмәде. Йортны үзләре төзеп чыктылар. Гомере буе тракторчы булып эшләде, 48 сум акча белән пенсиягә чыкты, аннан соң да кочегар вазифасын үтәде. 8-12Нишләтсен, гаилә ишле, балаларның барысын да урнаштырырга кирәк иде. Ул заманнарда гомерләренең иң куәтле чагында сугыш ветераннары, аеруча авылда яшәүчеләр, дәүләттән ни ярдәм күргән? Тиешле дәвалау да булмаган, яралардан, авырулардан газапланып яшәгәннәр фронтовиклар. Хәмит бабайны 1984 елны соңгы юлына озаттык. Ул рәсми документ – Бүләкләү битен күрмәде. Аны күптән түгел улы Хәкимҗан абый Подольсктагы Россия Федерациясе оборона министрлыгының үзәк архивыннан алдырды. Олы кызы Рәйсә Нурмөхәммәтова Раудыда яши. Сугыш азагында Хәмит бабайны мактап газетага язалар, Әбләсим бабай мәкаләне укып аны эзләп таба. Шулчак бергә фоторәсемгә төшәләр, - дип сөйләде Дания Ильясова.

Яныбызда гына шундый геройлар яшәгән һәм яшиләр. Совет солдатының каһарманлыгы һичкайчан онытылмаячак. Батырлар даны мәңгелек!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836