Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь белгеч, гаҗәеп шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

8-2Усакта мин искиткеч яшь кеше белән таныштым. Ул – Нәбиулла Маматуллин, монда 1992 елның 2 ноябрендә туган. Әти-әниләре хезмәт сөючән, игелекле, тәртипле кешеләр. Гаиләдә өч абыйсы була. Барысында да хезмәткә, туган җиргә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Нәбиулла мәктәптән соң Тубыл педагогия институтына укырга керә, тормыш иминлеге нигезләре буенча белгеч дипломын алып чыга. Туган мәктәбенә кайта, 2019 елның сентябреннән биредә укыта башлый. Балалар аны яраталар. Алар белән ул волейбол секциясендә шөгыльләнә. Коллектив та шатланып кабул итә. Бу якларга эшкә читләр бармый, ир-ат укытучылар аз.

Н.Маматуллин бик белемле, кызыксынучан, актив, намуслы педагог. Ул әле дистанцион рәвештә Омск гуманитар академиясен тәмамлаган, информатика укытучысы дигән икенче дипломын алган. Бүген ул 7-11 сыйныфларда информатика, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре алып бара. Менә дигән кабинет булдырган. Остазы Лениза Фаттакова да ярдәм итә.

Нәбиулла Харман улы мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Усак урта мәктәбе – Вагай районындагы махсус мәктәп. 2019 елның 1 сентябреннән ул «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәгенә әверелде. Вагай районында өлкәдә булдырылган 28 үзәкнең бердәнбере.

Яшь белгечне «Үсеш ноктасы» профильле белем бирү үзәге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Н.Маматуллин Екатеринбургта, Мәскәүдә белем күтәрү курсларына барып өлгергән инде. 14 февраль көнне Усак мәктәбендә директорларның район киңәшмәсе булып узды. Нәбиулла Харман улы программалаштыру буенча мастер-класс күрсәтте.

Позитив, тормыш сөючән, зур оптимист егет Мәскәү өлкәсенең артиллерия полкында хезмәт итә. Кайткач, өйләнә, хатыны да мәктәптә психолог булып эшли. Алар кызлары Илонаны тәрбиялиләр. Нәбиулланың бәхете - гаиләдә һәм эштә. Аңа ышаналар, аны яраталар, хөрмәт итәләр. Мондый кешеләр мәктәпкә бик кирәк, аның киләчәге алар кулында.

Яшь белгечкә гаилә бәхете, педагогик эшчәнлектә уңышлар, барлык хыялларының тормышка ашуын телисе килә.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836