Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Денежные выплаты ветеранам. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Җиңү көненә ветераннарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы карарга кул куйды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук концлагерь тоткыннары, блокадниклар һәм сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары 10 мең сум акча алачак. Тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук әтиләре фронтта һәлак булган төмәнлеләргә һәм 1932 елга кадәр туган кешеләргә – 5 мең сум, 1932 елдан алып 1945 елның 9 маена кадәр туганнарга 2 мең сум түләү каралган. Бер тапкыр бирелә торган акчаны регионда 69 мең кеше алачак.

* * *

Аграрии Тюменской области проявляют интерес к страхованию урожая. 2020 елда Төмән өлкәсе аграрийлары дәүләт ярдәмендә чәчүлекләрне иминиятләштерә (страховать) ала. Иминиятләштерү системасын булдыру буенча хезмәттәшлек турында килешүгә губернатор урынбасары Владимир Чейметов кул куйды. 2019 елда Төмән өлкәсе хуҗалыклары 212 мең баш шартлы терлекне иминиятләштергән, бу – 2018 елның шул ук күрсәткеченнән 10% ка артып киткән.

* * *

Диалог власти и крупного бизнеса – основа успешного социально-экономического развития региона. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм Danone Россия генераль директоры – БДБ һәм Якын Көнчыгыш илләрендә “Яңа савылган сыер сөте продуктлары һәм үсемлек нигезендә продуктлар” бүлекчәсенең өлкән вице-президенты Чарли Каппеттин очраштылар. Кунак регион башлыгына Danone компаниясенең “Ялутор” сөт комбинатында тормышка ашырыла торган яңа җитештерү проектын тәкъдим итте. Бүген ул Россиядә тәүлегенә 1 мең тоннага кадәр сөт эшкәртү куәте булган иң эре предприятиеләрнең берсе. Яңа проект киптерү цехын үзгәртеп-коруга юнәлдерелгән, яңа эш урыннары булдыруны да күздә тота.

* * *

Уникальная стоматологическая клиника появится в Тюмени в результате сотрудничества с Южной Кореей. Төмәндә теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге белән уникаль стоматология клиникасын төзү проектын техник биремне эшләүдән башлап һәм объектны тапшыруга кадәр этаплап гамәлгә ашыру буенча Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Корея Республикасы делегациясе вәкилләре белән сөйләште. “Нефтяник” медик-санитар частенең генераль директоры, баш табиб Иван Попов һәм Делегация җитәкчесе Sun Healthcare International клиникасы башкарма директоры Ли Кю Ын хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

* * *

Чейметов пояснил, кто сможет воспользоваться сельской ипотекой. Елына 2,7 %лы авыл ипотекасы авылда торак төзелешен үстерү өчен генә түгел, төзелеш оешмалары һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен дә көчле стимул булырга мөмкин. Бу фикерне өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов әйтте. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа дәүләт программасының бер юнәлеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар өчен ташламалы кредит бирүне күздә тота. Шушы ипотека кредитлары 25 елга кадәр һәм бу дәүләт үз өлкәсенә алырга тиешле җитди юл», – дип аңлатты урынбасар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836