21 февраль — Халыкара туган тел көне

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятнең төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.

8-13Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда бангали теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк (Викепидия). Шул уңайдан дөнья күләмендә дә, өлкәбездә дә туган телгә бәйле бик күп чаралар уздырыла. Төмән өлкәсе татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының "Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Төмән өлкәсенең "Истоки" татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр оешмасы катнашында Туган телләр көненә багышланган төбәкара фәнни-гамәли семинары Төмән шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең акт залында үтте. Тулырак мәгълүматны "Яңарыш"ның киләсе саннарында укый аласыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

8-12

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума