#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

90 ел озынлыктагы гомер юлы

последние и лучшие новости искусства в мире

8-2Картавыл авылында гомер итүче Майзәрвәр Юмали кызы Азанова 1 февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбиляр авыл җирлеге башлыгы Рәис Бәширов, социаль эшләр буенча участок белгече Фәния Сәгыйдуллина, барлык туганнары һәм күршеләреннән җылы котлаулар кабул итте.

Авыл җирлеге башлыгы Майзәрвәр Юмали кызын район һәм авыл хакимияте исеменнән котлады, бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырды. Башлангыч ветераннар оешмасы советы вәкилләре исеменнән ихлас котлаулар һәм иң изге теләкләр яңгырады.

90 ел күпне сыйдырган. Аның язмышы шул авыр елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган. Майзәрвәр Азанова - үз гомерендә шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәт кичергән гади авыл хатыны. Дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорда балачак, яшьлек, олыгайган чор уза. Тормыштагы ныклык һәм үҗәтлек аны гомер буе озата баралар, кыенлыкларны җиңеп чыгарга булышалар.

Аның өчен, аның туганнары һәм якыннары өчен юбилей - бу, әлбәттә, истәлекле вакыйга. Бу көнне тату өстәл артына бөтен гаилә – иң кадерле һәм яраткан балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Кунаклар чын күңелдән тантана сәбәпчесен котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Майзәрвәр Азанова күп балалы гаиләдә туа. Әтисе - Юмали Азук улы Азисов Бөек Ватан сугышы ветераны. Бөтен сугышны үтеп, Берлинга кадәр барып җитә, Җиңү белән кайта һәм 1953 елда авырудан үлә. Әнисе - Нәкыя Паслетдин кызы - колхозда авыр хезмәт куйган, күп балалы гаиләне сугыш вакытында күтәргән тыл хезмәтчәне.

Гаиләдә апасы һәм өч абыйсы үсә. Олы абыйсы сугышка беренче көннәрдә үк китә, әйләнеп кайтмый. Мәктәптә Майзәрвәр Юмали кызы 4 сыйныф кына укый, алга таба уку мөмкинлеге булмый. Ул буын җитди сынаулар кичерә, теләсә нинди эшкә алыналар.

Майзәрвәргә сугыш башланганда 10 яшь була. Әти, абыйларының Ватанны сакларга ничек китүләрен ачык хәтерли. Өлкән апасы белән бергә әниләренә зур хуҗалык алып барырга булышалар, бәрәңге, яшелчә утырталар. Җәен өлкәннәр белән беррәттән печән чабалар, балык тоталар. Барлык кешегә дә бик авыр була.

Сугыштан соңгы елларда «Заря» колхозында эшли. Тормыш дәвам итә һәм 1954 елда Кәбир Ваһап улы Азановка кияүгә чыга. Ире белән бергә Дубровинское районының Юлташ авылына күчеп киләләр. Анда җирле ашханәдә эшли. Биш бала тәрбияләп үстерәләр.

1970 елда гаиләсе белән туган авылына кайталар һәм «Заря» колхозында балыкчы булып эшли башлый. Ире механизатор була. Балалар үсеп, гаилә коралар. Ире авырудан үлә, шулай ук бер улы да юк инде. Ике ул һәм ике кызы Картавыл авылында яшиләр, әниләренә булышалар.

Бүгенге көндә Майзәрвәр Юмали кызының 14 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. Ул - хезмәт ветераны, «Ана даны» медальләре белән бүләкләнгән. Балалары янына кунакка йөри, телевизордан сериаллар карарга ярата, яңалыклар белән кызыксына, газеталар укый. Бәйрәмнәрдә, сорасалар, җырлар җырлый һәм хәтта биеп тә ала. Ул үзендә игелеклелек, сабырлык, юмор хисе кебек сыйфатларны саклап кала.

Әни, әби, зур әби - аның иң төп титуллары. Тормыш юлындагы авырлыкларга карамастан, ул позитив, якты, шат күңелле, мөлаем кеше булып кала. Якыннарының һәм туганнарының җылысы һәм игътибарында гомер итә.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836