Каһарман якташым истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1Герой булып тумыйлар, үзләренең холкын, характерын алар бербөтен шартларда: эштә, гаиләдә, дуслары, коллегалары белән мөнәсәбәттә алалар.

Яркәү районы, Бурбар авылында Советлар Союзы Герое - якташыбыз Хәмит Әхмәт улы Неатбаковны белүчеләр яшәде. Мәсәлән, Вәлиулла абый Вахитов белән Хәмит абый Неатбаков Тубыл, Түре елгалары буенча сал куганнар. Бу хезмәтләре бик куркыныч булган. Шуңа күрә агачларны йөздерергә иң көчле, иң хәрәкәтчән, иң кыю кешеләрне куйганнар. Билгеләнгән урынга берничә көн йөзгәннәр. Җил, дулкыннар еш бәйләнгән агачларны таратырга, салны төпкә утыртырга янаган. Хәмит абыйның чамасыз тапкырлыгы, куркыныч шартлардан чыгу юлын таба алуы, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәве, коллектив белән дус булуы өчен эшчеләр аны яраталар. Шушы күнекмәләр сугышта кирәгеп чыга.

Санинструктор Хәмит Неатбаков Днепр елгасы аша йөздән артык яралы солдатны чыгара. Көнбатыш Карпаткача үзе һәлак булганчы әле күпме кешене үлемнән коткара.

Яркәү районы, Карбан авылында 4 кечкенә бала белән тормыш иптәше тол кала. Майкәүсәр апа Неатбакова балаларны ялгызы үстерә. Күп эшли, шәхси хуҗалык тота. Йортларын еш су баса. Тротуарның, киртәләрнең хатын-кыз кулы белән ясалганы күренә иде. Улы офицер дәрәҗәсенә иреште. Кызы – Мәрфүсә апа Бурбарның диңгезче егетенә кияүгә чыкты. Аңа да тормыш авыр бирелде. Ире фаҗигале рәвештә вафат булды. Мәрфүсә апа әнисе шикелле сабыйларын ялгызы аякка бастырды. Майкәүсәр апа кызына гел килеп булыша иде. Минем әнием янына да керә иде. Ачык күңелле, гадел, һичкайчан төшенкелеккә бирелми торган хатын-кыз иде. Туган яктагы вакыйгалар турында күп белде, бик кызыклы кеше иде.

Хәмит Неатбаковның олы кызы гомере буе урманчылыкта эшләде. Көндез - эштә, иртән һәм кичен үзенең бакчасында мәшгуль булды. Мәрфүсә апа Бурбарда беренчеләрдән җиләк-җимеш агачларын утыртты. Сыер, сарыклар, кош-корт тоттылар. Улы, мәктәпне тәмамлагач, Төмәнгә укырга китте. Анда егетне кабәхәт кешеләр үтерделәр.

Бүгенге көндә Хәмит Неатбаковның оныклары тату, бер-берләренә булышып яшиләр. Тыйнак, гадел, акыллылар. Кече оныгы – Радик Кәримовны авылдашлары хөрмәт итә. Хәзер инде Хәмит абыйның нәбәрәләре үсә. Батырлар даны мәңгелек!

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума