“Тормышымны халкыма бирәм”

последние и лучшие новости искусства в мире

8-3Индрәй авыл китапханәсендә Индрәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Тормышымны халкыма бирәм» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Мәгълүмати сәгать башында балалар татар язучысы һәм шагыйрь Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар. Китапханәче аның кайчан һәм кайда тууы, әти-әнисенең кем булуы, нинди белем алуы һәм сугышка кадәр кайда эшләве турында сөйләде. Чарада катнашучылар Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме кайчан һәм нәрсә өчен бирелгәнен белделәр.

Шулай ук укучылар игътибарына «Муса Җәлил – герой, шагыйрь» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда алар Герой шагыйрь язган шигырьләр җыентыклары, аның турында язылган китаплар белән таныштылар. Халкыбызның батыр улы турында алган мәгълүматны укучылар онытмаслар дип ышанабыз.

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛЕВА, Төмән районы, Индрәй поселогы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума