#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В тюменских селах продолжаются школьные ремонты. Җәйге каникулларның кыска вакыты,биналарда тулы масштаблы ремонт башкарырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә Төмән өлкәсендә авыл мәктәпләрендә ел әйләнәсе капиталь ремонт эшләрен оештыру системасы эшләнгән. Төзүчеләр бинаны яңарткан арада укучылар күрше авылларда укуларын дәвам итәләр. Бүген Төмән районының Индрәй мәктәбендә капиталь ремонт нәкъ шулай алып барыла.

Хәзер Индрәй авылыннан 339 укучы Боровский (башлангыч сыйныфлар) һәм Винзили мәктәпләрендә укый, анда аларны мәктәп автобуслары алып килә. Ә инде яңа уку елыннан мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге 90 бала яңартылган бинага күчәчәк.

Төмән өлкәсенең мәгариф департаменты хәбәр итүенчә, бүгенге көндә төбәкнең 15 мәктәбендә һәм җиде балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырылган.

* * *

Александр Моор рассказал о перспективах развития промышленности Тюменской области. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәдә катнашты. Көн тәртибендә Урал федераль округы субъектларында промышленностьнең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары каралды.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 елда Төмән өлкәсендә, башка төбәкләрдәге кебек үк, пандемия җитештерү циклларын һәм промышленность предприятиеләре персоналының куркынычсызлыгын тәэмин итү юлларын яңадан карарга мәҗбүр итте. Аларның эшчәнлеге санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү шарты белән тормышка ашырылды. «Бүген мөһим бурыч – үсешнең уңай динамикасын саклап калу, эшмәкәрлек инициативасын яклау һәм җитештерү эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруны дәвам итү», - дип саный губернатор.

* * *

45 лет исполнилось птицефабрике «Тюменский бройлер» Төмән өлкәсенең иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе — «ПРОДО Төмән бройлер» кошчылык фабрикасына 45 ел тулды. Кошчылык фабрикасында беренче елда 871 тонна продукция җитештерелгән. Чагыштыру өчен, 2020 елда - 37,5 мең тонна.

- 45 ел эчендә безнең кошчылык фабрикасы тарихында кызыклы нәрсәләр күп булды. Аерым алганда, Россиядә беренче тавык казылыгы «Төмән бройлеры»нда эшләнгән. Федераль брендлар астында чыга торган берничә төр продукциянең башлангычында безнең белгечләр тора. Узганнар белән горурланырлыгыбыз бар, киләчәккә дә ышанычыбыз зур, — дип билгеләп үтте кошчылык фабрикасы директоры Оксана Величко.

* * *

Мобильную вакцинацию от COVID-19 проводят на предприятиях Тобольска. 450 эшләүче кеше 3 нче өлкә хастаханәсенең үзәк сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясаттылар. Тубыл табиблары коронавирус инфекциясенә каршы күчмә вакцинация ясау өчен бригада оештырдылар. Мобиль вакцинация мөмкинлекләре белән Тубылның ике эре предприятиесеннән 350 хезмәткәр файдаланган. Алар эшләүче халык өчен мондый процессның уңайлылыгын билгеләп үттеләр.

Гомумән алганда, бүгенге көндә Тубыл һәм Тубыл районында яшәүче 1600дән артык кеше коронавируска каршы вакцина алган, шуларның 230ы инде икенче компонент белән прививка ясаткан. Вакцинацияләнгән кешеләр үзләрен яхшы хис итә, вакыт-вакыт вакцинациядән соң беренче көнне пациентларда температураның кыска вакытлы күтәрелүе билгеләнә, бу исә иммунитетны формалаштыруны күрсәтә, ди табиблар.

* * *

В тюменских селах продолжаются школьные ремонты. Җәйге каникулларның кыска вакыты, биналарның тулы масштаблы ремонтын башкарырга мөмкинлек бирми, шуңа күрә Төмән өлкәсендә авыл мәктәпләрендә ел әйләнәсе капиталь ремонт эшләрен оештыру системасы эшләнгән. Төзүчеләр бинаны яңарткан арада укучылар күрше авылларда укуларын дәвам итәләр. Бүген Төмән районының Индрәй мәктәбендә капиталь ремонт нәкъ шулай алып барыла.

Хәзер Индрәй авылыннан 339 укучы Боровский (башлангыч сыйныфлар) һәм Винзили мәктәпләрендә укый, анда аларны мәктәп автобуслары алып килә. Ә инде яңа уку елыннан мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге 90 бала яңартылган бинага күчәчәк.

Төмән өлкәсенең мәгариф департаменты хәбәр итүенчә, бүгенге көндә төбәкнең 15 мәктәбендә һәм җиде балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырылган.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836