#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бездә юбиляр

последние и лучшие новости искусства в мире

8-1«Яңарыш»ыбызда тагын бер юбиляр: корреспондентыбыз Лариса Тузмөхәмәтова 50 яшьлек юбилеен каршы ала.

Лариса редакциядә 2010 елдан бирле хезмәт итә. Очраклы рәвештә генә килеп кермәде ул безнең арага. «Яңарыш»ны беренче көненнән үк укып килгән гаиләдә – Төмән районының Турай авылында үскән кыз ул. Мәктәптә дә татар теле һәм әдәбиятын яратып укыган.

Педагогик белем алганнан соң, аның хезмәт юлының күп өлеше Ямбай балалар йортында тәрбияче булып үткән. Никадәр җаваплы, көч, игътибар, сәләт сорый торган вазифа икәнлеген аңлатып торасы юктыр. Лариса Харис кызы балалар йорты ябылганнан соң, озак уйлап тормаган, эшкә керү теләген белдереп туры «Яңарыш» газетасы редакторына килгән. Газетада тиз арада коллектив белән дуслашып, үз эшенең җаена төшенеп алды. Хәзер һәр котлау, әһәмиятле эш хатлары Лариса аша үтә, газетага яздыру, язылганнарга почтальоннар җиткермәгәндә – сәбәбен белү, укучыбыз «Яңарыш»ны вакытында алсын өчен бар мөмкинлектән файдалану (хәтта өенә алып бару), редакциягә килүчеләр, телефоннан шалтыратучылар белән аралашу, аларның сорауларын тыңлап, киңәшләр бирү, ярдәм итү, еллык барлык саннарны урнаштырып бару, төрле конкурсларга материаллар җыю, туплап җибәрү кебек санап бетермәслек эшләр аның тарафыннан башкарыла. Мөрәҗәгать итүчеләргә котлаулар да язып бирә, акчасын да аларга уңай булганча кабул итә. Әле мәкаләләр дә язарга өлгерә. Аңа эшендә тормыш иптәше дә теләп булыша. Кызы «Яңарыш» газетасы белән бәйле проектлар әзерли.

Тырышлыгы, эшенә җаваплы карашы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, өлкә губернаторы урынбасарының Рәхмәтнамәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Кадерле хезмәттәшебез, дустыбыз Лариса Харис кызын юбилейлы туган көне белән котлыйбыз. Аңа гаиләсендә бәхет, сәламәтлек, кызының уңышларына сөенеп, эшендә зур шатлыкларга ирешеп, тигез тормышта озак яшәвен теләп калабыз. Лариса ышанычлы дус, әтисенең, кайнанасының ярдәмчел кызлары, кайгыртучан тормыш иптәше, яратучан әни, игътибарлы туган да ул.

«Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре,
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836