#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область лидирует в реализации программ газификации и догазификации. 2023 елга планлаштырган эшләр тулысынча үтәлде. Регион бирелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча лидер булды. Төмән өлкәсендә газ челтәрләрен төзүнең бәясе башка регионнарга караганда ике ярым тапкырга түбән. Бу башкарыла торган эшнең тизлеген һәм объемын ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирә.

* * *

Врачи Мобильного медицинского центра выезжают к пациентам в районы Тюменской области. Былтыр күп профильле консультатив диагностика үзәгендә табиблары пациентлар янына авылларга чыгучы Мобиль медицина үзәге ачылды. Пилот сыйфатында Исетский, Түбән Тәүде, Яркәү районнары сайланды. Бригада составына уролог, кардиолог, эндокринолог, невролог, пульмонолог, ревматолог, УЗИ табибы керде. 10 ай эчендә табиблар 12 мең пациентны карадылар, шуларның 300 ендә кичектергесез Төмәндә югары технологияле медицина ярдәме мөһим беренче тапкыр авыру табылды.

* * *

В Тюменской области переработчики молока увеличили производство сливок и сухого молока. Өлкә үзен сөт продуктлары белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмый, аларны Россиянең башка төбәкләренә дә җибәрә. Сөт прдукциясенең төп күләме – 61 проценттан артыгы Төмән өлкәсендә, 20% ка якыны Юграда һәм 1% ы Ямалда сатыла. Моннан тыш, продукциянең 18% ы өлкәдән читкә чыгарыла. Төмән өлкәсендә сөт җитештерү белән 162 хуҗалык шөгыльләнә – 65 авыл хуҗалыгы оешмасы, 97 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр. 2022 елның 31 декабренә өлкәнең барлык категория хуҗалыкларында 94,3 мең баш сыер исәпләнә. 2022 елда 550 мең тонна сөт җитештерелде.

* * *

Аграрии Тюменской области в 2022 году добились рекордных показателей. Төмән игенчелеге тарихында 2022 елны иң уңышлысы дип атарга мөмкин. Бөртеклеләрнең тулай җыемы башта 2 млн тоннадан артык тәшкил итте, уңыш – бер гектардан 29 центнер. Ашлыкны эшкәртеп киптергәннән соң, 1 млн 900 тоннадан аз гына кимрәк булды. Төмән яшелчәләре уңышның абсолют рекордын куйдылар. Ачык грунт яшелчәләре бер гектардан 522 центнер җыелган. Бәрәңге тулаем 230 мең тоннадан артык булды. 2023 елда Төмән өлкәсе чәчүлек мәйданнарын 6 мең гектарга арттырырга планлаштыра.

* * *

Бойцы подразделения «Кедр» получили от родных из Тюмени посылки к 23 февраля. «Кедр» бүлекчәсенең Төмән һәм Ямал сугышчаннары 23 февральгә исемле посылкалар алдылар. «Якыннарыбыздан посылкаларны тиз китереп җиткерүе өчен «Туган йорт җылысы» акциясенә зур рәхмәт. Без сезнең барыгызны да яратабыз, кадерлибез», - дип рәхмәтләрен белдерделәр солдатлар якташларына.

* * *

В Тюменской области пройдут тактико-специальные учения по подготовке к паводку. Хәзерге вакытта җыелма төркемгә 9,810 кеше керә. Алар карамагында ике меңнән артык автомобиль, махсус һәм инженер техника, 37 берәмлек авиатехника, 154 йөзү чарасы бар. Гидротехник корылмаларны тикшерү 23 марттан 16 муниципалитетта узачак. Белгечләр барлыгы 66 конструкцияне тикшерәчәкләр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836