Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Барыбыз да бер теләктә

последние и лучшие новости искусства в мире

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм күрсәтү максатыннан, сугыш зонасында кирәкле әйберләрнең берсе булуын аңлап, Төмән районы, Явызбы авылы хатын-кызлары да маскировкалау челтәре үрү эшен башкаралар. Бу игелекле эшне беркем дә әйткәнне көтеп эшләми, һәркем үз теләге белән, йөрәкләре кушканча ярдәм итәргә тырыша. Челтәр үрергә лаеклы ялда булган яшь пенсионерлар белән, яшьләрдән калышмыйча, 85 яшьләрен тутырган ветеран апаларыбыз да бик теләп катнашалар.

8-33

Челтәр үрү белән беррәттән авылыбызның уңган хатын-кызлары сугыш зонасындагы егетләребезгә җылы оекбашлар да бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Хәрби операциядән ялга кайткан авылдашларыбызга үзләренә һәм иптәшләренә оекбашлар биреп җибәрәбез. Зур рәхмәтләр әйтәләр, бу сүзләр безне тагын да рухландыра, әмма ләкин, без һәркайсыбыз да бер теләктә: һәрвакытта да илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, егетләребез барысы да исән-сау, җиңү белән гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар. Бер йортка да кайгы җиле кагылмасын.

Сәлимә АХИЯРОВА,
Төмән районы, Явызбы авылы.
Рәсемдә: челтәр үрүчеләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836