Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Балалар бүләкләрне Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән кулларына алсыннар. Посылкалар тапшырылды. Һәркемнең саваплы эше үзенә әҗер саваплар белән әйләнеп кайтсын. Бер игелектә - бер имгәктә, дип яшәргә өйрәнгән Тархан халкы. Беркем дә мәҗбүр ителеп түгел, балаларга яхшы теләкләр теләп күңеле кушканча ярдәм итәргә тырыша. Авылдашларга, кайда гына яшәмәсеннәр, рәхмәтебез зур. Бер гаилә булып, туганлык җепләрен саклап, кешелеклелек сыйфатын яклап яшәүче тарханлылар һәр эштә башкалардан аерылып торалар. Исәпле балаларыбыз тынычлык өчен көрәш юлында – махсус хәрби операциядә. Үзебезнекеләрне, хәтта, федераль каналдан да күрсәтәләр: Рамилә Хотузова (Бакирова) күренекле нейрохирург Альберт Суфиянов белән уңышлы операция ясау барышында.
Безнең Рамилә бик җаваплы эш башкара, хирургның уң кулы. Авылда яшьләребез - Данис Мөкминов, Валерий Дементиев, Денис Уразаев, Илзур Алиуллин, Әхмәди Уразаевлар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар. Авылыбыз киләчәге һәм даны яшьләр кулында. Һәр җирдә, һәр эштә үзләренең җаваплы, намус белән эшләрен башкаручылар арасында тагын бер кызыбызны әйтеп үтәсем килә - Диана Әминова, Тархан кызы гына түгел, килене дә. Аның ярдәме белән махсус хәрби операциядәге балаларга посылкалар китә, гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, төрле чаралар зур уңышлар белән үтә. Төмән өлкәсендә Каскарада иң зур размерлы маскировкалау челтәре үрелгәнен ишеттем. Аны улымның үтенече буенча үргәннәр. Эльза Шамөхәмәтова - Тархан килене хәрбиләргә бүләккә үз кулы белән шапкалар тегеп җибәреп тора икән.
Тиккә генә бу елны Президентыбыз Владимир Путин «Гаилә елы» дип билгеләмәгәндер. Беренчедән, гаилә - яшәү чыганагы, илебез киләчәге, ышанычы! Илебезнең киләчәген яклар өчен тәрбия биреп уллар үстергән гаиләләргә зур хөрмәт күрсәтелә. Без хәзер шул зур хөрмәтне тоеп яшибез. Балаларыбыз исән-сау гына Аллаһы ярдәме белән кайтсыннар, балаларын үз гаиләләрендә рәхмәтле булырга, туганлык җепләрен сакларга, күрше хакын якларга тәрбия биреп, тырышып үстерсеннәр, йә, Раббым!
Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.