Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Донецк туганнарыбыз белән күрештек

последние и лучшие новости искусства в мире

Бәхет тешне сындырып керә, диюләре дөресен дә дөрес булыр. Бер көнне туганнарым арасында бер күрешеп һәм сөйләшеп алдым. Әтиемнең әтисе ягыннан авылда иң якын туганнарым Шаммөхәмәтовлар - Нүркә чәчибабам, Хәлбикамал апакам һәм Хәйрикамал апакам. Нүркә чәчибабам һәм Хәйрикамал апакам репрессияләр чорында Губаха шәһәренә куылалар. Анда шахтада яхшы эш күрсәткәннәре өчен атаклы шахтерлар исеменә лаеклы булалар. Хәйрикамал апакамның улы Әүхәт абый да һәм ике оныгы да шахтёр династиясенең дәвамчылары булган. Әүхәт абыебызның хатыны тумышы белән Донецкидан буларак, алар ике уллары белән Донецкига яшәргә күчәләр. Әүхәт абыебыз шахта җимерелеп, Донецкида мәңгегә җир куенына тапшырыла. Ә уллары Андрей белән Серёжа 2022 елны үз җирләрен сакларга махсус хәрби операциягә кушылалар. Серёжаның улы да әтисеннән калмый. Кулына корал ала. Сугышлар барышында алар батырлыкларын күрсәтәләр һәм бер көнне өчесе дә бик каты яралана. 3-4 ай госпитальдә яталар, әкренләп йөри башлыйлар һәм аларны реабилитациягә Екатеринбургка җибәрәләр.

8-34

Үзләренең туганнары белән очрашырга дип, ике көнгә генә булса да рөхсәт алып, әбиләренең туган авылына Тарханга килделәр. Беренче булып Әнис абыйларына кайтып керәләр. Туганнар арасында әбиләренең тәмле итеп пешергән кош теленә сагынганнарын сөйләп, Зөһрә апаның кош телен рәхмәтләрен әйтә-әйтә ашадылар, ат итеннән әзерләнгән колбасасын мактадылар егетләребез - Ихсановлар.

Балалар өчен өстәлне мул әзерләгән Әнис абый белән Зөһрә апага рәхмәтебез зур булды. Донецк кайда, Тархан кайда? Аралашкан вакытны шул ара юкка чыкты. Әнис абый белән Зөһрә апага рәхмәтләрен әйтә-әйтә егетләребез башка туганнарга да кунакка барырга ашыктылар. Энеләребезне озатканда барыбызда да бер теләк булды - күгебез аяз булсын, дөньялар тынычлансын, хәрби операциядә җиңү яулап батырларыбыз өйләренә кайтсыннар!

Тархан батырлары, авылыбыз геройлары Донецкида да яшиләр икән.

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836