Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Котлы булсын юбилеегыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Бурбар авылында яшәүче Зәйнәп һәм Закир Сайбукаевларның күп балалы гаиләсендә Наҗия беренче кыз булып дөньяга килә. Закир абый белән Зәйнәп апа бик тырыш, эшчән булалар. Наҗия апа бала вакытыннан бөтен өй хезмәтен үзе башкарып үсә. Закир абый авыл остасы була: балтачы, агач остасы, тегүче була, күп заказлар алып эшли. Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, 1968 елда Наҗия апа авылга укытырга кайта. Ваңгы авылы егете Әхсән Мусин белән танышып, тормыш корып җибәргәч, Яңа Александровка мәктәбенә хезмәт дәресләре укытучысы булып эшкә керешә, тормыш иптәше белән бергә тату яшиләр. 2 уңган бала тәрбияләп, аларга наз һәм кайгыртучанлык бүләк итәләр, укытып, тормыш юлына бастыралар, хәзер аларны уңышлары белән оныклары сөендерә.

8-4

Наҗия апа - эшчән, оптимизмга бай һәм үз һөнәренә бик тә тугрылыклы кеше, искиткеч педагог, үз эшенең чын остасы. Район, өлкә бәйге-фестивальләрдә аның кул эшләре күргәзмәгә куела. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны исемнәренә ия булган Наҗия апаның хезмәт кенәгәсендә күпсанлы рәхмәт сүзләре белән 40 ел хезмәт стажы күрсәтелә. Тырыш хезмәте өчен ул күптөрле Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнгән, күп мәртәбә авыл депутаты булып сайлана. Хәзерге көндә лаеклы ялда булса да, авылыбызда оештырылган һәр эштә, чарада катнаша, ветераннар оешмасыннан бүләкләр алып тора. Наҗия апа бик жыр ярата, Ваңгы клубыбызда «Яңарыш» фольклор ансамблендә җырлый. Туган көне белән аны авыл ветераннар советы әгъзалары һәм без, «Яңарыш» төркеме кызлары, котларга кереп, бик күңелле утырып, җырлашып, Наҗия апаны котлап чыктык.

Фирдәүс МӨХӘМӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
Рәсемдә: тәбрикләргә килгәндә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836