Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бүген Поликарп Прокопьев исемендәге фондның «Төмән өлкәсенең мактаулы аграрчысы» билгесе авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүдә зур хезмәтләре өчен өлкәбезнең мактаулы шәхесе, Төмән районының «Туринский» совхозында Явызбы бүлеге идарәчесе, баш зоотехник булып эшләгән Мансур Биктимировка тапшырылды. Аны Төмән өлкәсенең якташлык берләшмәсе президиумы рәисе Кенесар Койше зурлап тәбрикләп күкрәгенә беркетте.
Мансур Калчак улы – Талмыда туып-үсеп, 16 яшеннән эшли башлаган. Тубыл зооветтехникумын, Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Үзгәртеп кору елларында пенсиягә чыкканчы Газпром системасының ЭСУ-38 оешмасында тәэмин итү бүлеге начальнигы булып эшли. 2008 елдан Талмы авылының мөселман дини оешмасын җитәкли. Мансур Калчак улы авылның мөселман җәмгыятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, ә дин тотучыларны берләштерү, дини традицияләрне саклау эшендә казанышлары үзен туган җиренең иң хөрмәтле аксакалы итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Мансур Биктимиров
бүләк кабул итә