Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Интернет мәгълүматлары буенча, кулакларны куып чыгару, малын тарату - авыл хуҗалыгында капиталистик элементларны акрынлап кысрыклау һәм кулакчылыкны эксплуататор класс буларак, марксистик терминологиядә, юк итү. Кулак булуы малына карап билгеләнгән, 1925-1932 елларда авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында большевиклар тарафыннан үткәрелә.
Политиканы уздыру икмәк әзерләүдә һәм коллективлаштыруда арттырып җибәрү белән туры килә, крестьяннарның массалы риза булмауларын, кулакларны массалы сөргенгә кууны китереп чыгара. Шулай ук урта хәлле һәм ярлы халык арасында милекләрен конфискацияләүгә, атып үтерүләр дә була.
Якташыбыз хәрби Вилдан Кәримов блокнотыннан тагын бер кызыклы архив материал бирде. Без аны русчадан татарчага тәрҗемә иттек.
- Узган гасырның 30 елларында бигрәк залим, гаделсез, хаксыз вакыйгалар барган илебездә. Киндерле егете Хәйбуш Гайнуллинны җирле үзидарә нык ярлы булганы өчен кызганып, өсте бөтен, тамагы тук булыр дип Кызыл армиягә җибәргән. Мескенне анда төрле сәбәпләр табып, кире кайтарттыралар, - дип ачынып сөйләде Вилдан абый.
Бу материалны тулысынча газета укучыларына тәкъдим итәбез.
«1930 елның 24 октябрендә Түбән Тәүде райком (РК ВКП(б)) партиясенә 79 нчы укчы полкның 27 нче Омск укчы Кызыл байраклы Италия пролетариаты исемендәге дивизиясе хәрби комиссарыннан (БССР, Лепель шәһәре, партбюро коллективының 3 санлы почта тартмасы) хат килә. Хатның тексты: “79 нчы укчы һөҗүм полкының партия бюросы хат алышуның күчермәсен җибәргәндә, түбәндәге фактларны тикшерергә һәм туры килгән чаралар күрергә сорый. 1929 елның көзендә 79 нчы укчы полкка башка кызылармиячеләр белән бергә үзен ВКП(б)нә кандидат икәнлеген белдергән кызылармияче Хәйбуш Гайнуллин килә һәм социаль хәле буенча батрак икәнлеген әйтә.
Шуңа нигезләнеп партоешма аны ВКП(б)нә кандидат дип исәпли.
1930 елның октябрь башында иптәш Гайнуллинны мөэзин улы буларак, Кызыл армия сафларыннан чыгаруны таләп иткән материал килә.
Иптәш Гайнуллин 1916 елда күчермәләрдә күрсәтелгән документлар буенча бернинди хуҗалыгы булмыйча батраклык иткән (1929 елның 14 июненнән 450 нче сан). Барлык җәмәгать эшләрендә, политик кампанияләрдә актив катнашкан. Кызыл армиягә чакырылганчы яшәгән урынында партиягә социаль якын буларак, ВКП(б) кандидат булып кабул ителә. 1929 елның 24 декабрендә ячейка секретариаты Хәйбуш Гайнуллинга кандидатлык һәм хисап карточкасын җибәрә. Һәм кинәт иптәш Гайнуллинны Кызыл армия сафларыннан мөэзин улы буларак чакырып алу материалы килеп төшә. Сорала: җирле оешмалар егетне Кызыл армиягә чакырганда кая караганнар, нигә аны моңа нигез булса да, социаль чит дип алып калмаганнар? Ул вакытта түгел, ә нигә җирле үзидарә органнары белән бу дәлил хәзер табылган?
Моннан тыш, иптәш Гайнуллинны ВКП(б)нә кандидат итеп кабул иткәндә, җирле партоешмалар кая караган? Партиягә кемне алулары алар өчен бит ачык аңлашылган. Өстәвенә, иптәш Гайнуллинның мөэзин улы булуын белә торып, ВКП(б)нең Паченка ячейкасы сәркәтибе аңа кандидат карточкасын җибәргән.
Киндерле авыл советы 15 марттагы үзенең карары белән иптәш Гайнуллинны мөэзин улы буларак, Кызыл армиядән чыгаруны сорый. 1930 елның 10 апрелендә аңа иң яхшы яктан гына бәя бирелгән. ВЛКСМ ячейкасы сәркәтибе, авыл советы сәркәтибе имза куйган белешмә бирелә. Белешмәдә иптәш Гайнуллин 1918-19 елларда чыннан да Вәлеев хуҗалыгында ялчы булуын дәлилләүче пункт бар. Бу белешмәдә егетнең яшьләрнең Бөтенроссия Ленин коммунистик союзына (ВЛКСМ) кабул ителүе һәм шул ук вакытта Вәлеевнең хуҗалыгына гаилә әгъзасы итеп теркәлүе язылган. Гомуми алсак, бөтен документларда тулысынча каршылык.
Партбюро моны тикшерүне һәм ачыклауны, иптәш Гайнуллинның социаль хәлен билгеләргә, аның партиягә кандидат булуын, Кызыл армия сафларыннан чыгарылуы турында үз фикерләрен әйтүне сорый.
Ашыгычлык сәбәпле, тиз арада тоткарланмый җавап бирү көтелә.
79 нчы һөҗүм полкының ВКП(б) бюросы җаваплы сәркәтибе Гарифуллин (имза)”.
1930 елның 15 мартыннан Киндерле авыл советының президиумы үтенече нигезендә, Төмән округы Урал өлкәсенең эшчеләр, крестьяннар, кызылармиячеләр депутатлары советының Тәүде районы башкарма комитеты БССР, Полоцк округы Лепель шәһәренең полк мәктәбе курсанты Хәйбуш Гайнуллинны кулак гаиләсе әгъзасы һәм хокуксыз буларак, Кызыл армия сафларыннан чыгаруны сорап, серле, яшертен, хат (1930 елның 28 сентябреннән 90/с санлы) җибәрә.
Ялчы Хәйбуш Гайнуллин ничек кулак булып чыккан?
ТАССРның Олы Кайбыч авыл советы үзенең 1929 елның 17 июлендә 450 санлы язылган белешмәсендә Хәбибулла Гайнуллинның 1916 елда гаиләсе белән Себергә күчүен, аның туган җирендә хуҗалыгы калмавын дәлилли.
Ул 1917-1918 елларда ялчы булып мөэзин Галиулла Вәлеев гаиләсенә урнаша. Бу вакытта мөэзиннең бер аты, бер сыеры, бер йорты булган.
Батраклык иткәндә мөэзиннең гаиләсе составына теркәлә.
1927 елда Хәбибулла ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Барлык характеристика, белешмәләр егетнең комсомол оешмасы эшендә, икмәк әзерләү комиссиясендә, индустриализациянең 3 нче займын таратуда актив катнашуын, барлык биремнәрне тырышлык белән үтәвен, иң мөһиме – ВЛКСМ ячейкасы бюро әгъзасы булуын дәлилли.
11 яшеннән мөэзиндә хезмәт итә һәм уллыкка алына. Зур низаг куба. Кемнәр белешмәләр бирүе, имза куюы ачыклана (Ногманов, Фазлуллин).
Бу вакытта Галиулла Вәлеевның 8,05 гектар чәчүлеге, 4 савым сыеры, 1 үгезе, 2 аты була.
79 нчы укчы полк партбюросы егеткә кемнәр характеристика һәм белешмәләр бирүен таләп итеп зур хат алышу оештыра. Җавап килмәгәч, партбюро яңадан җирле үзидарәдән (Киндерле, Тәүде) үзләренең карарларын хәбәр итәргә куша, чөнки Гайнуллинга Кызыл армия сафларында хезмәтен үтәп бетерергә мөмкинлек була. Документлары да икеләнү тудыра.
Әмма җирле власть үзсүзле. 1928-1930 елларда Гайнуллинга Фазлуллин һәм Ногманов биргән белешмәләрне эшчеләр, крестьяннар, кызылармиячеләр депутатларының Киндерле авыл советы фиктив булуын таный һәм Хәйбуш Гайнуллинны Кызыл армия сафларыннан чыгаруны сорый.
Нәтиҗәдә, 1931 елның 8 январенда райисполком ВКП(б) белән берләшкән утырышта Гайнуллинны Кызыл армия сафларыннан чыгару турында карар кабул итә. Бу карар 79 нчы укчы полкның ВКП(б) бюросына җибәрелә».
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.