Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Заринага 16 яшь. Ул Төмән районы, Талымхан авылында Гүзәл һәм Рифат Касмалиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Өч яшеннән балалар бакчасына йөри, авыл мәктәбенә укырга керә.
Мәктәптә бөтен фәннәрне яхшы үзләштерү, китапханәдән китап, газета-журналлар алып уку, ата-анага ярдәм итү, әби-бабайлар турында кайгырту, аларны хөрмәтләү кебек изге эшләр гаилә традицияләренә әйләнгән.
Зарина һәм аның энесе Руфат төрле дәрәҗәдә үткәрелгән иҗади конкурсларда, олимпиадаларда җиңүчеләр рәтендә.
Касмалиннар гаиләсендә һәркем саф татар телендә сөйләшә, «Яңарыш» газетасын укый. Зарина фикеренчә: «Безнең күпмилләтле илебездә һәркем үзенең туган телен яратырга, аны тирәнтен өйрәнергә тиеш. Башка телләр арасында ул югалмасын, дәрәҗәсе елдан-ел арта барсын, киләчәк буыннарга күз карасыдай сакланып тапшырылсын».
Зарина Рифат кызына мәктәпне уңышлы тәмамлап, чыгарылыш имтиханнарын исән-сау биреп, олы тормышта үз юлын табарга насыйп булсын.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.