Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Февральдән районнарда татар мәдәнияте көннәре, милли сәнгатебез буенча бәйгеләр башлана. Төмән округында «Таң йолдызы-2026» төрки телле балалар һәм «Халык сәнгате-2026» өлкәннәр смотр-конкурсларының төбәк туры Каскараның «Юность» мәдәният, ял үзәгендә булды.
Иҗади ярышлар, гадәттәгечә, берничә номинация буенча узды: вокал-хор иҗаты, фольклор (төбәк җыр традицияләре нигезендә халык җырлавы, милли-йола һәм көнкүреш мәдәнияте фрагментлары), хореография сәнгате (төрки телле халыкларның милли традицияләре үзенчәлеген чагылдырган халык биюе), нәфис сүз, рәсем һәм декоратив-гамәли иҗат. Бу көнне үзәк бик күп кунаклар кабул итте. Катнашучылар саны гына 400дән арткан иде, шуларның 333е балалар булуы киләчәккә өмет барын күрсәтә. Чыгышларда туган мәдәнияткә һәм милли традицияләргә игътибар, мәхәббәт күренде.
Ел саен әлеге бәйгеләрдә яңа музыкаль талантлар ачыклана, балаларны һәм яшүсмерләрне милли мәдәнияткә тарту, аларны кызыксындыру юнәлешендә дә зур әһәмияткә ия алар. Сабыйларның рәхәтләнеп татарча шигырьләр сөйләве ошый миңа. Быел талымханлылар иң күп шигырь өйрәнеп килгән иде сыман. Шыкча, Индрәй мәктәпләре, муллашлылар да мактауга лаек. Хореография номинациясендә җиңәргә теләүчеләр күп булды. Нинди генә биюләр юк иде алар арасында, ул киемнәр күз явын алырлык. Фольклор буенча чыгышлар азрак, әлбәттә.
Мөхтәрәм жюри әгъзалары тиешле бәяләрен бирерләр. Нәтиҗәне 21 мартта әлеге үзәктә гала-концертта беләчәкбез һәм бүләкләү тантанасы да шунда узачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.